Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлый:
– Халыклар бердәмлеге көне – Россия халкының бердәмлегенең тирән тарихи тамырларын гәүдәләндергән бәйрәм. Бүгенге көн чынбарлыгында без үзебезне бөек үткәне, лаеклы бүгенгесе һәм якты киләчәге булган бердәм һәм көчле дәүләтнең гражданнары булуыбызны аеруча да нык аңлыйбыз.
Тәтеш районында төрле милләт вәкилләре дустанә мөнәсәбәттә яши, алар районның икътисади һәм мәдәни мөмкинлекләрен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, җитешлек һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев