Район аграрийлары алдында 44 меңнән артык гектар мәйданда урып-җыю эшләре тора
Тәтеш районы аграрийлары соңгы 5 елда үсемлекчелек буенча республиканың алдынгылар өчлегендә.
(Тәтеш, 15 июль, "Тәтеш таңнары"). Узган шимбәдә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре җитәкчелегендәге районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре катнашында үткән семинар-киңәшмәдә кырлардагы үсемлекләрне карап үстерү, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык хәстәрләүнең икенче этабына әзерлеге, алда торган уракка техникаларның әзерлекле булуын уңышлы оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр.
Чара районыбызның һәм республиканың әйдәп баручы, барлык юнәлешләр: игенчелек, терлекчелек, эшчәннәрнең хезмәт хакы күләме һәм иң мөһиме – авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык әһәмиятле мәсьәләләрен чишүдә системалы якын килүдә яхшы күрсәткечләргә ия “Колос” агрофирмасы базасында үтте.
Семинарда катнашучылар “Колос” агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлиханов белән бергә “Колос”ның тәртиптә һәм чисталыкта тотыла торган игеннәрне саклау бинасында булды; хуҗалыкның ел саен яңартылучы куәтле авыл хуҗалыгы техникалары сафын карады; агрофирмадагы игеннең “бик яхшы” итеп чәчелүенә “кыр кораблары” герметизациясенә тикшерү уздырды. “Колос” агрофирмасында хезмәтне, игенчелек культураларын, хезмәтне саклау, авыл хуҗалыгы техникаларын карап тоту, тәҗрибә-эксперимент эшләрен оештыру (агрофирмада авыл хуҗалыгы культураларының 100дән артык сорты һәм гибридлары белән тәҗрибә эше алып барыла) районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күпчелек җитәкчеләре өчен, алар белдерүенчә, үрнәк булды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев семинарда район хуҗалыкларының азык әзерләү буенча мәгълүматлары, иген культураларын чәчү торышы хакында чыгыш ясады, аларның уңдырышлылыгы буенча фаразларны җиткерде. Ирек Әдип улы быел Тәтеш аграрийлары алдында зур эш – 44 меңнән артык гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга кирәклеген, уракта 94 комбайн эшләячәген билгеләп үтте. “Колос”, “Авангард”, “Бакырчы”, “Нур” хуҗалыкларында техникалар тулысынча тәртиптә, дип ышанычлы итеп әйтергә мөмкин. Райондагы башка хуҗалыкларга эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен техникаларны яңартырга, ремонтларга кирәк”, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов киңәшмәдә районның һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесенә төгәл күрсәтмәләр бирде, аларның үсеш нокталарын һәм проблемалы мәсьәләләрен билгеләп үтте. “Район уракка әзер, кирәкле авыл хуҗалыгы техникасының 95 проценты бар. Районның агросәнәгать комплексында хәзерге вакытта мөһим бурычлар – көзге игеннәрне урып-җыюны сыйфатлы итеп башкару, туңга сөрүне технологияле һәм сыйфатлы эшләү, тулысынча күләмдә азык әзерләү, хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрнең баш санын яхшырту. Аеруча да хәзер – гади булмаган икътисади хәлдә – тагын да экономиялерәк итеп нәтиҗәле эшләү, игенчелек культураларының барлык нормаларын үтәү, эшчәннәрнең хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсен хәл итү, һәр хуҗалыкның үсеш программасын белемле итеп төзү, республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, икътисад министрлыгы ягыннан дәүләтнең барлык ярдәм программаларында катнашу мөһим”, – дип ассызыклады Рәмис Хатыйп улы үзенең чыгышында.
Тәтеш районы икътисадында аграр тармак мөһим, аның өлешенә тулаем территориаль продукт структурасында 50 проценттан артык туры килә.
Тәтеш районы аграрийлары соңгы 5 елда үсемлекчелек буенча республиканың алдынгылар өчлегендә.
Туган җиребезнең көче һәм кешеләрнең хезмәте быел да шундый ук бик яхшы нәтиҗә бирер, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев