Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район аграрийлары үз алдына яңа максатлар куйды

“Агро-Союз” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында яңа елга планнар хакында фикер алыштылар.

(Тәтеш, 16 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Хуҗалыклар кырында авыл хуҗалыгы культуралары өчен җирне төрле тирән­тендә эшкәртү схемасы күрсәтелгән иде. Туф­ракны тирән сөрүгә аерым игътибар бирелде. 

“Бу көзге-кышкы вакытларда яң­гырны һәм карны  җыеп калу, туф­ракның су-һава режимын яхшырту, үсеш чорында үсемлекләрнең үсешен арттыру һәм аларның яхшы үсүен булдыру мөмкинлеген бирә”, – дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече ­Николай Кудряшов. 
Киңәшмәнең Киртәле авылы мәдәният йортын­да узган пленар өле­шен­дә авыл хуҗалыгы пред­приятиеләрендәге икътисади нәтиҗә­лелек­нең төп күрсәткеч­ләре яңгырады. Бел­гечләрнең туфракны төп эшкәртү, көзге игеннәрне чәчү, шикәр чөгендерен җыеп алу, сортларны яңарту, көзге игеннәрне чәчүне карап тору буенча киңәшләре тыңланды. Терлекчелек тармагы мәсьәләсендә яшь мөгезле эре терлекләрне үстерү һәм саклау турында аерым сөйләшү булды.

Районыбыз башлыгы савым көтүлегенең баш санын, азык рационын баланслы итү хисабына савым күрсәткечләрен арт­тыру зарурилыгын бил­геләп үтте. Ул шулай ук җыелучыларның игътибарын терлекләрне тиешенчә асрау мөһимлегенә, аерым алганда – биналарны яңартуга юнәлтте. Рәмис Хатыйп улы хуҗа­лыклардагы һәр җитәкчегә сөт продукциясен җи­тештерүне арттыру буенча үзенең киңәшләрен бирде. “Әлеге ел безнең өчен уңышлы булды, шулай да моның белән тынычланып калырга ярамый, – дип мөрәҗәгать итте аграрийларга Рәмис Хатыйп улы. – Бездә резервлар бар, һәм без аларны нәтиҗәле итеп файдаланырга ти­еш. Үсемлекчелектә – бер гектар чәчү җиренә минераль ашламаларны кертү кимендә 120 килограмм тәэсир итүчән матдәне тәшкил итәргә тиеш, районда һәрбер хуҗалыкларның иген уң­дырышлылыгы – гектар­дан кимендә 40 центнер, игенчелек культурасын арттырырга ки­рәк, авыл хуҗалыгы пред­приятиеләрендәге эш­чән­нәрнең хезмәте лаек­лы түләнергә тиеш. Терлекчелек тармагын үстерер өчен маллар сатып алу, заманча савым заллары ясау, азык сак­лау үзәкләре булдыру зарур, үсеш өчен яхшы булышлык – агросәнәгать комп­лексына ярдәм итүнең респуб­лика программалары бар. Барысы да һәркемнән, тырышлыктан һәм алга таба үсеш алу теләгеннән тора”.   


(Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары").
Тулырак: http://tetyushy.ru/news/mgyyat/sinoptiklar-24-graduska-kadr-ylylyk-farazlyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев