Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район аграрийларының семинар-киңәшмәсе узды

Чара районыбызның һәм республиканың әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиесе - барлык юнәлешләр буенча: игенчелек, терлекчелек, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләме һәм иң мөһиме - хезмәтне оештыруга системалы рәвештә якын килү буенча югары күрсәткечләргә ия "Колос" агрофирмасы базасында узды.

(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таңнары"). Кичә район аграрийларының семинар-киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык хәстәрләүнең икенче этабына әзерлекләрен, көзге игеннәрне җыюның, техникаларның алда торган уракка әзерлеген анализладылар.

Чара районыбызның һәм республиканың әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиесе - барлык юнәлешләр буенча: игенчелек, терлекчелек, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы күләме һәм иң мөһиме - хезмәтне оештыруга системалы рәвештә якын килү буенча югары күрсәткечләргә ия "Колос" агрофирмасы базасында узды.

Семинарның максаты - авыл хуҗалыгы техникаларын кыр эшләренә әзерләү, хезмәтне оештыру, терлекчелекне үстерү буенча алга таба районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләрен арттыру юлын эзләү.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге начальнигы Николай Кудряшов аграрийларга үзләренең күрсәтмәләр һәм киңәшләрен бирде.

Бу хакта тулырак "Тәтеш таңнары"ның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев