Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Идел буе Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне белән тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә

21 май – Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн.

(Тәтеш, 21 май, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов истәлекле тарихи вакыйга – Идел буе Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне – уңаеннан тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә:

–  Ислам – татар халкының дәүләтчелеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен булдыруга хезмәт итте һәм бүгенге көндә дә Татарстан Республикасының рухи, социаль-икътисади үсешендә хәлиткеч әһәмияткә ия булуын дәвам итә. Безнең район, респуб­ликабыздагы, илебездәге кебек, – төрле милләт һәм дин кешеләренең дус, бердәм яшәвенең бөек, рухи үрнәге. Мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне үзара бәйләнешлелеге илебезне үзенчәлекле итә. Бердәмлек һәм үзара аңлашу – ул безнең байлыгыбыз. Бу кыйммәтләрне сакларга һәм тагын да арттыра барырга кирәк. Һәркемгә сәламәтлек, бәхет, җитешлек һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X