Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләрнең сорауларына җавап бирде

Баш мөхәррир Инга Сәфәрова Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләрнең сорауларына җавап бирде.

(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таңнары"). 

– Рәмис Хатыйпович, районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә хәлләр ничек тора?

– Район алга атлый, авыл ху­җа­лы­гында, сәнәгатьне үсте­рү­дә бик яхшы нәтиҗәләр бар, КФХларда, агрофирмаларда, Тәтеш элеваторында, сәнәгать мәйданчыгында яңа эшче урыннар булдырыла.

Район белән мин җитәкчелек иткән еллар эчендә бер генә пред­приятие дә ябылмады, мо­ны аерым билгеләп үтәсем килә. Мин район башлыгы сыйфатында эшли башлаган мизгелдән район рейтингта үз урынын 2 тапкырга диярлек күтәрде. Безгә моңарда респуб­лика программалары, районда яшәүчеләрнең хезмәте һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме булышлык итә.

Сез бизнес турында сорадыгыз. Тулаем ­территориаль продукт күләме ел буена 7 % үсеш белән 5 миллиард 940 миллион сум тәшкил итте. Районның икътисад этәргече булган аграр тармакның соңгы 5 ел эчендә үсемлекчелектәге күрсәткечләре рекордлы. Аг­росәнәгать комп­лексының өлеше – тулаем территориаль продукт структурасында 50 процент. 

Сәнәгать произ­водствосы – безнең резерв. 

Тәтешнең механика заводы Казан вертолет заводының иң яхшы струк­тураларының берсе. ­Завод барлык модификациядәге верто­лет­лар өчен 9 меңнән артык (элек 3 мең) исемдәге комплектлар ясый. Биредә тулаем продукция күләме норма-сәгатькә  113 мең,  130 кеше хез­мәт куя. Станок­лар паркын яңарту бара, димәк бу – хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшчәннәрнең хезмәт хакы арта дигән сүз. 

Тәтеш элеваторы куәтен үстерә, бүгенгесе көндә аның үсешендә 130 миллион сум инвестицияләнде, эшче урыннар булдырылды. 

“Тә­теш” сәнәгать мәйдан­чы­гы­ның эше районда шактый әйләнеш җыя, аның рези­дентларының исәбе һәм җитеш­терелә торган продук­цияләрнең күләме арта. 
“Тарханская” минераль суын чыгару һәм агызып тутыру заводында узган елда бер миллионга якын шешә агызып тутырылган. Озакка сузылган тикшерүләр нәтиҗәсе буларак “Тарханская-3” ГОСТка кертелде. 

Районда райпо системасы уңышлы эшли, ә бу эшче урыннар дигәнне аңлата. 

Кече һәм урта эшкуарлыкны район икътисадының драйверы, дип саныйм. Берничә ел эчендә аның өлеше 28 % кадәр артты. Үткән елдан 100дән артык яңа объект эшчәнлеген башлады. Әлеге өлкәдә мең ярымга якын кеше эшли. Кече предприятиеләрнең  еллык әйләнеше 17 % үсте һәм 2 миллиард 100 миллион сум тәшкил итте. Клариелы җәен үрчетүне җитештерү, кошлар үстерү, агач эшкәртү хезмәтләре үсеш ала. КФХ – ул кече бизнес, алар 2 ел эчендә 50 миллион сумлык грант, 13 миллион сумга якын микрозайм алды. Авыл кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә 2 елда 40 миллион сум субсидия алды. 450гә якын кеше үзмәшгульлек шартларында эшли. Үзмәшгульнең күп статуслары өчен – бу эшчәнлек башлауга яхшы старт.
Урта һәм кече бизнеста уртача хезмәт хакы 6 процентка артты. Хезмәт хакларын арттыру безнең өчен төп мәсьәлә, аңа зур игътибар бүлеп бирәбез.

Туризмны үстерү шулай ук өстенлектә. Тәтеш бөтен ил буйлап танылу алды. Һәм әлбәттә, без районыбызга туризмның – өстәмә финанс җәлеп итү, эшче урыннар булдыру ысулларының берсе икәнлеген онытырга тиеш түгел. Туристлык сезонында бездә лаек­лы хезмәт хакы белән 100дән артык эшче урын булдырыла, районда яшәүчеләрнең дә туристларга үз продукцияләрен – бал, тозланган әйберләр, халык иҗаты эшләнмәләрен сату мөмкинлеге барлыкка килде.
Без бизнес өчен шартлар булдырабыз. Сәнәгать мәйданчыгы резидентларына ярдәм итәбез һәм аларны җир салымын, җиргә аренда түләүдән азат иттек. Үз эшен башларга теләүчеләргә буш торган биналарны һәм җир кишәрлекләрен бирәбез. Бизнесны үстерү өчен резервлар бар әлбәттә, һәм без нәтиҗәле файдаланырга тиеш, моның өстендә эшлибез.

– Тәтештә юлларның күп өлеше ремонтланган, шулай да читтәрәк урамнардагылар да ремонтлансын иде диясе килә. Юлларны ремонтлау дәвам итәчәкме? Каты коммуналь калдыкларны (ККК) җыю һәм утильләштерү буенча да шулай ук сораулар ирешеп тора.

– Районда яшәүчеләрнең һәркайсына уңайлы мохит булдыру минем өчен бик мөһим. Район 20 федераль һәм республика программаларында катнаша. Без шәһәрдә, авыл җирлекләрендә юллар ясыйбыз һәм асфальтлыйбыз. Ремонт таләп ителгән юллар әле күп, әлбәттә, мин барлык урамнарны ремонтлау планына керттем, әмма барысын да бер үк вакытта эшләп булмый, гаять күп финанс кирәк, шуңа күрә барысын да этаплап хәл итәчәкбез. 6 гектар җир кишәрлеге аерым торак төзелеше өчен инде билгеләнде, планда – 20 гектарга кадәр җиткерү. Планда  ике 12 фатирлы йорт төзү, әмма коронавирус пандемиясе аркасында әлеге мәсьәлә бераз кичектерелә.

Чүп-чарны түгү ­буенча аңла­тасым килә, ТР Министр­лар кабинеты карары ниге­зен­дә, чүп-чарны җыю һәм аны утильләштерү буенча эш­ләр төбәк операторларына йөкләнгән. Авыл кешеләреннән дәгъвалар булды, хәзерге вакытта КККны вакытында түгү мәсьәләсе хәл ителде – төбәк операторы авылларда капчыклы чүпне түгүне айга 2 тапкырдан 4кә арттырды. Без агымдагы ел азагына кадәр һәрбер торак пунктта ККК җыю өчен контейнерлар урнаштырачакбыз, һәм проблема тулысынча хәл ителәчәк.

– Рәмис Хатыйпович, акчаның күп өлеше социаль өлкәгә сарыф ителә, тулырак сөйләсәгез иде?

– Без мәгариф учрежде­ниелә­ренең матди базасын яхшыртабыз. Тәтештәге 1нче мәктәп ничек танымаслык булып матурланды, балалар сәнгать мәктәбендә нинди шартлар булдырылды. Без Олы Тархан, Алабирдедәге, шәһәрдәге “Миләшкәй”, “Каенкай” балалар бакчаларын, Шәмәктәге мәктәпне, кадет мәк­тәп-интер­натын, өстәмә белем бирү үзәген, “Яңа гасыр” яшьләр үзәген, “Акчарлак” лагерен, граж­даннар­ны яклау көллиятен капиталь ремонтладык, стендка ату мәктәбен ремонтладык һәм яңа мәйданчыклар, спорт мәйданчыклары төзе­дек. Тәтештә Җиңү паркын төзекләндерә башладык. Мәдәният учреждение­ләрендә дә төзелеш эшләре бара: район мәдәният йортын ремонтлауны тәмамладык, Киртәледәге мәдәният йортын файдалануга тапшырырга әзерләнәбез. Тәтеш хастаханәсенең хирургия бүлегендә ремонт бара. Киләсе елга район хастаханәсенең 1, 2 һәм 3нче катлары ремонтланачак, яңадан җиһазландырылачак. Бер үк вакытта эшләргә теләгән идек, ләкин пандемия аркасында икътисади хәл, ни аяныч, үзгәрде. Бессоновода – ФАП, Олы Шәмәктә   яңа амбулатория төзи башладык. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ремонтланды, дүрт фатирлы йортта ятимнәр өйле булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдә­мен­дә сәламәтлек саклау, мәга­риф, мәдәният объектлары төзе­ле­шенә шактый акча бүлеп бирелде.

– Яшь табиблар безгә эшләргә киләчәкме?

– Без бу юнәлештә дә эшлибез, быел районга ике педиатр – берсе – безнең районнан, икенчесе – Ульяннан табиб киләчәк.

– Алга таба төзекләндерү эш­ләре буенча сораулар бирәләр.

– Әлеге юнәлеш буенча эш нәтиҗәләрен барысы да кү­рә.     Юллар ремонтланды, яңа тротуар­лар төзелде, урамнарыбыз матур газоннар, чәчәкләр, савырлар белән яшелләндерелә, авылларның күпчелегендә – Бакырчыда, Зур Әтрәчтә, Кошки-Новотимбаевода тулы бер ял парклары барлыкка килде.
Шәһәр һәм авыл урамнарына яктырткычлар урнаштырылды, Тәтештә үзәк парк төзекләндерелә. Без күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләрен яңарта башладык. “Акчарлак” лагере  һәм Молоствовлар утары территориясе күз алдында үзгәрә. Зиратлар тәртипкә китерелә, шәһәрлеләр һәм авыл кешеләре үзара салым акчасына зиратларны коймалап алырга ярдәм итте, игелеклелек һәм булышлык өчен зур рәхмәт. Шәһәр буасы төрле яшьтәге кешеләргә су янында ял итү өчен бик шәп урынга әверелде. Хәзерге вакытта дамбада ремонт эшләре үткәрәбез, юлны ныгытабыз, күперне ремонтлыйбыз, сулыкны чистартабыз. Бөтенроссия бәйгесенең финалына әзерләнәбез һәм әгәр җиңеп чыксак, ул чакта бүлеп бирелгән акчага Вшиха тавындагы баскычны ­ремонтлаячакбыз.
Тәтешлеләрнең һәркайсы үзенең кече ватаны, аның гүзәллеге, уңайлылыгы белән горурлануын телим. 
Без командам белән моның өчен барлык көчне куябыз. 
Үзләренең туган җирләре өчен чын күңелдән янып-көйгән район кешеләренең тәкъдимнәре шулай ук бик ярдәм итә. 
Без сезнең белән бергәләп теләсә нинди эшне башкарып чыгабыз.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев