Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район гәҗите призына кемнәр ия булды

Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.

(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Анда 175 абунәче катнашты, алар “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләрен рәсмиләштергән абонементларының күчермәсен редакциягә китерделәр яки инде җибәрделәр. Призлар уйнату комиссиясе составына редакция хезмәткәрләре һәм Тәтеш автомәктәбенең инструктор-методисты Олег Евсеев кертелде. Ул яңа ел итегеннән исемнәр язылган кәгазьләрне алып, җиңүчеләрнең исемнәрен әйтте. Бүләкләр оттыруга нәтиҗә ясыйбыз.

Термопот Олы Шәмәктән Галина Ермакова гаиләсенә озак еллар хезмәт күрсәтер дип өметләнәбез.

Электр блендеры шәһәрле Александр Петуховның аш-су бүлмәсендә үз урынын табачак.

Электр чәйнегеннән Тәтеш шәһәрендә яшәүче Равия Мөхәммәтшина тәмле итеп чәй эчәр дип ышанып калабыз.

Җылы, йомшак одеял Олы Тарханнан Гөлсем Хәлиулловага, ә мендәрләр Байраштан Ләйсән Хәйруллина, Келәштән Румия Әмерхановага, Олы Тарханнан Ирек Сөләймановка насыйп булды.

Төп приз – мультиваркага кем ия булды соң? Ул Нармонкадан Валентина Шмагинага төрледән-төрле ризыклар әзерләүдә зур ярдәмче булачак. Абунәчеләребезне котлыйбыз! Ә инде кемнәр бүләкләр отмаган – күңелегезне төшермәгез, алда әле тагын бәйгеләр күп үткәреләчәк, аларда актив катнашыгыз.

Хөрмәтле гәҗит укучыларыбыз, яңа елда безнең белән калуыгызга рәхмәт! Без алга таба да сезне кызыксындыргыч язмалар белән сөендерәчәкбез, яңалыкларны хәбәр итәчәкбез, файдалы һәм көнүзәк мәгълүматлар белән уртаклашачакбыз, сезнең барлык сорауларга һәм хатларга җавап бирәчәкбез, безгә сезнең белән тыгыз элемтәдә тору бик мөһим, хөрмәтле укучыларыбыз.                        

реклама  16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев