Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район гәҗитенә II ярты еллыкка абунә кампаниясе башланды

Безнең гәҗит Тәтеш районы тормышын бер гасырдан артык яктыртып бара.

(Тәтеш, 8 апрель, «Тәтеш таңнары»). Без район тормышы турында сезгә – укучыларыбызга тиз һәм ышанычлы итеп сөйләргә омтылабыз.

Без яктыртып барган һәрбер факт, вакыйга яки көндәлек күзәтүләр – районыбыз
тарихының эзе. Безнең коллектив заман белән бер адымда барырга тырыша. Хәзерге
икътисади шартларда җиңел генә эшләп калу мөмкин түгел, ләкин без үзебезнең
эшне яратабыз һәм сезгә кирәкле, кызыклы булып каласыбыз килә.

Без шаккатыргыч хәбәрләр артыннан кумыйбыз, ә туган җирләрендә яшәүче хезмәт
кешеләренең тормышы турында сөйлибез. Яңалыклар хакында язабыз, шатланабыз,
котлыйбыз, кайгы уртаклашабыз һәм искә алабыз, кыскасы – сезнең белән бергә яшибез,
хөрмәтле укучыларыбыз.

Безнең гәҗитне яратканыгызны һәм көткәнегезне беләбез, кайчакларда орышасыз, шулай
ук бик еш мактыйсыз, үзегез һәм якыннарыгыз турында гәҗит битләрендә искә
алгач – горурланасыз – кыска итеп әйткәндә – безгә элекке, яхшы танышыгыз кебек карыйсыз.

Хөрмәтле укучылар, ышанычыгыз, дуслыгыгыз һәм гәҗиткә тугры булганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.

Сез 2020 елның икенче ярты еллыгында да безнең абунәчеләр булып калырсыз, дип өметләнәбез.
Сезнең “Тәтеш таңнары”

“Тәтеш таңнары” гәҗитен яздыру бәясе 2020 елның 6 аена – 735 сум, оешмалар өчен – 825 сум.

Сез акчагызны җанга калдырып, гәҗитне редакциядә 500 сумга (альтернатив рәвештә)
яздыра аласыз һәм аны чәршәмбе, җомга көннәрендә редакциядән килеп алырга мөмкин.

3 ысул белән яздырырга мөмкин:
почта бүлегендә (махсус сервиска теркәлгәннән соң почта бүлегенә керү рөхсәт ителә, 2590 номерына бушлай СМС-хәбәр җибәрү һәм СМС-хәбәр аша бердәнбер кодны җавап буларак кабул итеп рөхсәт алу (ТР Министрлар Кабинетының карары, № 240, 31.03.2020);

почтальоннар сезгә корреспонденцияләр китергән вакытта (хат ташучыларның
барысы да коронавирус инфекциясен кисәтү буенча профилактик чаралар турында
инструкция узган);

дәүләт хезмәтләре бердәм порталында – uslugi.tatarstan.ru.

16+

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев