Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Райондагы яшь гаиләләр торак төзегәндә яки сатып алганда түләүсез ярдәм ала алалар

Торак мәсьәләсе – бик мөһим, аеруча да яшьләр өчен.

Район яшьләре торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасында катнаша ала.

–     Ярдәм күләме төрле гаилә кате­горияләре буенча берникадәр аерыла. Шулай итеп, балалары булмаган яшь гаиләләр өчен торакның исәпләү бәясеннән 30 %  каралган; ә 1 яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә, шулай ук 1 яшь ата-анадан торган һәм 1 яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләр өчен дәүләт ярдәменең күләме – торакның исәпләү бәясеннән 35 %, – дип хәбәр итә Тәтеш районы башкарма комитетының төзелеш, ТКХ һәм энергетика бүлеге начальнигы Екатерина Большакова, акчаны бары тик торак бина төзүгә һәм сатып алуга гына (шул исәптән ипотекага) файдаланырга мөмкин булуын билгеләп үтеп.
Моның белән беррәттән, белгеч әйтүенчә, дәүләт программасында катнашыр өчен кайбер шартлар тәңгәл килергә тиеш, төгәлрәге:
ир белән хатынның һәрберсенең яисә тулы булмаган гаиләдә ата-ананың берсенең яше 35 яшьтән ­артмау;
торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаилә дип тану;
дәүләт ярдәменнән артып киткән торак бәясен түләү өчен гаиләнең кереме җитәрлек булу.
Программада катнашыр өчен Тәтеш районы башкарма комите­тының төзелеш, ТКХ һәм энергетика бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, адресы: Тәтеш, Малкин ур., 39нчы йорт, белешмә өчен телефон – 8(84373)2-62-54.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X