Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның янгын күзәтчелеге хезмәте районда килеп чыккан янгыннар белән булган хәлләргә борчыла

Шулай итеп, Тәтеш районында 2018 елда 3 миллион сумнан күбрәк күләмдә матди зыян китерү белән 24 янгын чыккан. Ут чолганышында 3 кеше үлгән, 1 кеше җәрәхәт алган.

(Тәтеш, 26 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Райондагы торак фондлардагы янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү – 2 очрак; электр җайланмаларын һәм көнкүреш электр приборларын урнаштыру яки файдалану кагыйдәләрен бозу – 6 очрак; ягыла торган мич төзелешен һәм файдалану кагыйдәләрен бозу – 7 очрак; балаларның ут белән шаяруы – 1 очрак; күк күкрәү көче (яшен сугу) – 1 очрак. Исерек хәлдәге затлар гаебе белән районның торак фондында 3 янгын чыккан. Районда 2018 елда 4 ут төртү очрагы булган, аңлы рәвештә милекне юк итүнең берсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Янгыннар белән мондый хәлләр гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәмәү һәм янгын чыккан очракта эш итә белмәү нәтиҗәсендә булырга мөмкин.    
ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе һәм профилактик эшләр буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерә. Мичкә яккан вакытта кагыйдәләрне бозу – җылылык сезоны вакытында янгыннар чыгуның алыштыргысыз сәбәпчесе. Шуңа күрә, мич белән ягыла торган йортларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәргә кирәк: җылыту сезоны башланыр алдыннан мич, шулай ук бина эчендәге төтен юллык­ларының тышкы ягы  һәм аеруча да чормалардагы төтен торбаларын, түбәдән югары чыгып торган урыннарны, алардан чыккан төтеннән барлыкка килгән кара ярыкларны ак төстән күреп булсын өчен, известь яки балчык измәсе белән акларга кирәк; сүнеп бетмәгән күмерләрне һәм көлне корылма яннарына һич кенә дә ташларга ярамый. Кыс­ка ялганыш электр челтәрләреннән чыккан янгыннарның төп сәбәпчесе булып тора. Ул ике үткәргечне бер-берсенә изоляциясез тоташтырганда килеп чыга. Әлеге урын мизгел эчендә 2700 градус температурага кадәр җылына, көчле очкыннар сибелә һәм бик нык кызулык чыга башлый. Әгәр якында янучан материаллар урнашкан булса, ул чакта алар дөрләп янып китәчәк. Гадәттәге эш приборлары үзләренең куркынычсыз җайланмалары белән тәэмин ителә. “Аларны файдаланган вакытта клеммнарга һәм вилкага шнурлар тоташтыру урыннарындагы контактларның тыгызлыгын тикшерегез. Бер розеткага куәтле ток кабул итә торган берничә җайланма кабызмагыз. Көчәнеш астында булган электр приборларын, бигрәк тә төннәрен, күзәтүчесез калдырмагыз. Өйдән чыгып киткәндә ток килү шнурларын розеткадан алырга гадәтләнегез. Электр приборлары һәм техника сатып алганда завод инструкциясендә күрсәтелгән куркынычсызлык чаралары белән һичшиксез танышыгыз. Бәла-каза килеп чыгуның беренче билгеләре булганда (изоляция янган, төтен исе) приборларны токтан сүндерегез. Әгәр яну туктамаса, ул чакта ут телләренә су сибәргә, тыгыз тукыма ябу һәм килеп чыккан хәл турында янгын сүндерү каравылына хәбәр итү зарур. Көчле янгын очрагында, янгынның югары токсины белән агуланмас өчен, бинадан чыгарга кирәк”, – дип киңәш итә инспектор.
Янгын сүндерү часте телефоны – 01, 2-51-92.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев