Республика Covid-19 белән авыртучылар саны аз арта торган төбәкләр арасында кала
Гомумән алганда, Россия буенча Covid-19 белән авыручылар көнгә 1,2 процентка арта.
(Тәтеш, 5 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан коронавирус белән авыртучылар саны аз арта торган Россия төбәкләре арасында кала. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.
«Бер тәүлектә авыручылар саны артуы Татарстанда һәм Дагыстанда 0,5 процент кына тәшкил итә», диелгән инфекциягә каршы оператив көрәш буенча штаб хәбәрендә.
Чувашстан һәм Мәскәү өлкәсендә бер көндә авыручылар 0,6 процентка арткан. Коронавирус Чечня, Свердловск өлкәсендә, Марий Эль һәм Ханты-Мансийск автономияле округларында тиз тарала, анда авыртучылар бер көндә 0,7 процентка арткан.
Гомумән алганда, Россия буенча Covid-19 белән авыручылар көнгә 1,2 процентка арта.
фото: Татар-информ/Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев