Республика халкы март аенда өч көн рәттән ял итәчәк
8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
(Тәтеш, 4 март, «Тәтеш таңнары»). Март аенда Татарстанда яшәүчеләр Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өч көн рәттән ял итәчәк.
«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шулай итеп, 2021 елда биш көнлек эш атнасында 6, 7 һәм 8 март ял көннәре булачак», — диелә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-03-2021/tatarstan-halky-mart-aenda-ch-k-n-r-tt-n-yal-it-ch-k-5810233
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев