Республикада бүген кар һәм буран көтелә
Бүген төнлә Татарстанның көнчыгыш өлешендә 14 градуска кадәр салкын булачак.
(Тәтеш, 28 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Шимбә көнне Татарстанда кар һәм буран көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә кисәтәләр.
Болытлы һава торышы булачак, урыны белән томан төшәргә мөмкин.
«Вакыты белән кар явачак. Кайбер районнарда җиңелчә буран көтелә», - дип хәбәр итә синоптиклар.
Төнлә температура 4-9 градус салкын була, республиканың көнчыгыш районнарында термометр баганалары -14 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә максималь температура -1дән алып -6 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Шулай ук көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев