Республикада чикләүләр кертелде
ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санының күп булуы сәбәпле, Татарстанда 15 декабрьдән кайбер чикләүләр кертелде. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
(Тәтеш, 21 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
ТР буенча баш дәүләт санитария табибы карары (№ 205) нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыруның эпидемик таралу тизлеген киметү максатларында, көчле сырхаулаучыларны һәм йөри алмыйча ятып торучыларны караучылардан тыш, теләсә нинди төрдәге милектә булган хастаханәләрдә дәваланучылар, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен тәүлек әйләнәсе яшәешле социаль һәм мәгариф учреждениеләрендәге кешеләр янына башка барып йөрергә ярамаячак.
Республиканың барлык медицина оешмаларындагы, шул исәптән шәхси карамактагы, персоналлар һәм анда баручылар өчен мәҗбүри рәвештә битлек кию тәртибе кертелде. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләр тәүлек әйләнәсе яши торган учреждениеләрдәге персоналлар да шулай ук битлек киеп йөрергә тиешләр. Хастаханәләрдә, приютларда, мәктәпләрдә тәүлек әйләнәсе яшәгән балаларның һәм өлкәннәрнең тән температурасын көненә ике тапкыр үлчәргә тиешләр. Әгәр грипп һәм ОРВИ аркасында балаларның 20 проценты һәм аннан күбрәге мәктәпләргә, балалар бакчаларына килә алмаса, ул очракта анда укыту/тәрбия барышы туктатылып торачак.
Шулай ук нинди милек төрендә булуына карамастан, медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә, балалар һәм өлкәннәр тәүлек әйләнәсе яшәгән социаль хезмәт күрсәтү урыннарында, пассажир транспортында дезинфекцияләү тәртибен көчәйтү зарурилыгы билгеләнгән.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев