Республикада октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак
Шимбә көнне республикада 11 градуска кадәр җылылык көтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.
(Тәтеш, 27 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда октябрьнең соңгы көннәре җылы булачак. 31 октябрьдә термометр баганалары 11 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген Татарстанда җилле, аз болытлы һава көтелә. Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикага көнбатыштан килгән антициклон йогынты ясаячак.
Синоптикларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республика антициклонның көнбатыш перифериясендә урнашачак. Явым-төшемнәр элеккечә үк бик аз. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 6-11 градуска кадәр күтәреләчәк.
Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев