Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республикада сентябрьнең соңгы көне коры һәм җылы булачак

Көндез 21 градуска кадәр җылытачак.

(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген, 30 сентябрьдә, Татарстанда коры, җылы һәм аяз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3-8 метр фаразлана.

Төнлә температура 3тән 8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәк буенча урыны белән 1 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев