Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республикада шикәр чөгендере уңышының өчтән бер өлешен җыеп алганнар

Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш муниципаль районнары чөгендер уңышын җыю буенча алда бара.

(Тәтеш, 21 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда 15 мең гектар мәйданнан шикәр чөгендере, ягъни уңышның өчтән бер өлешен җыеп алганнар. 620 мең тонна тамыразык казыганнар, гектардан уртача уңыш 413,4 ц тәшкил итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш районнары чөгендер уңышын алу буенча алда бара. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заводлар тәүлеккә 13,8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә, аларга барлыгы 386 мең тонна татлы тамыразык кайтарылган. 40 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 мең тоннага артык.

Татарстанда 5,315 млн тонна ашлык суктырылган, гектарыннан уртача уңыш 35,3 центнер тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,4 ц/га артык. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, кырдан 45 мең га кукурузны орлыкка, 25 мең га рапс, 75 мең га кукурузны силоска, 2,4 мең га бәрәңге, 1,4 мең га яшелчә алырга кирәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев