Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ринат Салаватуллин: Безнең медицина хезмәткәрләренең эше хөрмәткә һәм аңлауга лаек

Сәламәтлек саклау учреждениесе эше, анда күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфаты тәтешлеләр һәм шулай ук район җитәкчелеге өчен дә һәрвакытта кискен мәсьәлә булып тора.

(Тәтеш, 24 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Инга Сәфәрова). Һәрбер кеше үзенең һәм якыннарының сәламәт булуын, әгәр чирләп китсәләр – аларга кирәкле яхшы ярдәм күрсәтелүен тели.  

Без Тәтеш үзәк район хаста­ханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин белән очраштык һәм гәҗит укучыларыбызның кайбер сорау­ларына җавап бирүен үтендек. 

“Тәтештә стационар, полик­линика, стоматология, бала тудыру йортыннан тыш, районда әле тагын 49 фельдшер-акушерлык пункты, Олы Шә­мәктә табиб амбулаториясе, Олы Тарханда участок хастаханәсе эшли. Без барлык 49 ФАПны  саклап кала алдык һәм бер генә объектны да кыскартмадык, районыбыздагы теләсә кайсы торак пунктта яшәүчеләр үзләренең яшәү урынында яки якындагы авылда беренчел медицина ярдәме ала алалар”, – дип җавап бирде Ринат Рәхимҗан улы укучыбызның – тәтешле ханымның райондагы сәламәтлек саклау объектларын кыскарту турында белдергән шелтәсенә.  
“Узган елны без үзәк район хастаханәсенең 4нче катына капиталь ремонт ясадык, быел аны дәвам итәчәкбез. Оешмадагы ремонт, шулай ук, һәр гаиләдә өйне ремонтлаган кебек, беркайчан да тәмамланмый – башта бер бүлмәне ремонтлап чыгасың, аннары башкасын һәм булган финанслар суммасы нигезендә барысын да. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашларның төзелеш эшләренә аңлап карауларын үтенәм. Барлык эшләрне дә, республика бюджетыннан финанслау күләме буенча, берәмләп башкарачакбыз”, – дип җавап бирде районның баш табибы социаль челтәрдәге абунәчебезнең әйтелгән соравына. 
–      2011 елдан районда 11 модульле ФАП төзелде.
–     2020 елда Бессоновода модульле ФАП һәм Олы Шәмәктә табиб амбулаториясе төзелде.
–     2021 елда Зур Әтрәчтә ФАП төзеләчәк.
–     Олы Тархан участок хастаханәсен, инфекция бүлеген һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсе стационарының ике катын капиталь ремонтлау ниятләнә. 

“Республика штабы тарафыннан пандемия вакытында Тәтеш районы территориясен анализлау нәтиҗәләре буенча КОВИД-19ның 45 очрагы расланды. Районда 2020 елда Тәтеш үзәк район хастаханәсе базасында коронавирус пандемиясе белән бәйле 34 койкага исәпләнгән вакытлыча инфекция госпитале оештырылды. Бүгенгесе көндә госпитальдә 24 кеше дәвалана. 2019 ел белән чагыштырганда, узган елда пневмония чиренең саны 4 тапкырга артты. Хәзергесе вакытта “кызыл зона”да мөрәҗәгатьләрнең исәбе кимүе турында әйтергә мөмкин. Шулай да, хәл тот­рыклы-киеренке булып кала”, – дип аңлатма бирә Ринат Рәхимҗан улы авылда яшәүче гәҗит укучыбызның райондагы коронавируска бәйле соравына. 

“Кадрлар сәясәте борчу тудыра, әлбәттә, безгә яшь белгечләр кирәк, төгәлрәге: педиатрлар, терапевтлар һәм табиб – анестезиолог-реаниматолог. Һәм без әлеге юнәлештә эш алып барабыз, нәтиҗәсе  булачагына ышанам. Менә әле, 2020 ел ахырында районыбызга яшь табиб-терапевт килде, аның эше турында бары тик уңай җаваплар гына ишетәбез”, – диде Ринат Салаватуллин шәһәрле ханымның районыбызга табибларны җәлеп итү буенча эшне көчәйтү кирәклеге турында әйтелгән теләгенә җавап биреп.

Тәтеш үзәк район хастаханәсендә 35 табиб хезмәт куя.
Табибларның уртача яше – 50 яшь.
Пенсия алды яшендә – 6 кеше.
Пенсия яшендә – 15 кеше.

“Районга без яшь табибларны җәлеп итәргә тырышабыз, Тәтеш үзәк район хастаханәсенә эшкә урнаштыруда аларга булышлык күрсәтәбез. Районыбызда 2019 елдан табиблар һәм фельдшерлар финанс ярдәме белән тәэмин ителәләр – хастаханәгә эшкә урнашканда “Земский доктор” программасы кысаларында 1 миллион сум, “Земский фельд­шер” прог­раммасы таләпләре нигезендә 500 мең сум алалар. Хәзерге вакытта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы белән медицина хезмәткәрләре өчен 12 фатирлы торак йорт төзү турындагы мәсьәлә җентекләп өйрәнелә”, – дип аңлатма бирә гәҗит укучыларыбызга районның баш табибы.

“Проблемалы мәсьәләләр бар, әлбәттә. Хастаханәгә компьютер томографиясе аппараты һәм кайбер башка җайланмалар кирәк. Әмма районнарга алар анда яшәүчеләрнең исәбенә карап бүлеп бирелә, мондый аппаратуралар шактый кыйммәт тора. Буа үзәк район хастаханәсенә КТ аппараты Буа, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында яшәүче кешеләргә медицина хезмәте күрсәтү өчен куелды, чөнки ул әлеге барлык районнар өчен географик яктан уңайлы булсынга урнаштырылган. Шулай ук безгә район гәҗите аркылы да медицина хезмәтләренең сыйфаты буенча дәгъвалар белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларга тиз арада игътибар бирергә һәм хәлне төзәтергә омтылабыз. Безнең медицина хезмәткәрләре тырышалар. Барлык табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитаркалар “кызыл зона”да үзләренең сәламәтлеген куркыныч астына куеп, бар көчләренә һәм чын күңелдән эшлиләр. Бу безнең табиблык һәм кешелек бурычы икән­леген аңлыйм, шулай да, бу вазифаның аңлау һәм бераз гына булса да түзем булырга кирәклеген таләп итүе белән килешсәгез иде. Үзегезне һәм якыннарыгызны сак­лагыз”, – дип мөрәҗәгать итте әңгәмә ахырында Ринат ­Салаватуллин районда яшәүчеләргә безнең гәҗит аша.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X