Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәхәтләнеп ял иттеләр

Тәтештәге үзәк паркта 1 июньдә күңелле балачак бәйрәме булып үтте.

Бәхеттән балкыган балаларның шат авазлары иртәдән үк тирә-юньгә ишетелеп торды. Әлеге бәйрәм көнендә шәһәрлеләрнең күпчелеге гаиләләре белән ял һәм сабыйларына күтәренке кәеф бүләк итәр өчен паркка килде. Һава торышының көйсезләнеп торуы да комачау­ламады, шаян-шук балаларны суык кына куркыта аламы инде, хәтта вак кына боз ярмалары да аларга кар бөртекләрен тотып карау өчен йөгерешергә сәбәпче булды. Балаларга өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре, “Форпост” активистлары, китапханәчеләр, “Батырлык” яшүсмерләр клубы балаларны яклау көнендә яшь шәһәрлеләр өчен искиткеч бәйрәм тамашасы уздырдылар.

Балаларны котлар һәм аларга ил-көннәребезнең имин булуын теләр өчен бәйрәмгә район башлыгы Рәмис Сафиуллов та килде. “Бу безнең өчен иң мөһим бәйрәм, – диде Рәмис Хатыйп улы, чарада катнашкан барлык балаларга мөрәҗәгать итеп, – чөнки сез – безнең киләчәгебез! Сездән дә кадерлерәк беркем юк! Сәламәт, көчле, бәхетле булыгыз! Без, өлкәннәр, сезне бик яратабыз!”

Район башлыгы республика бәйгеләре призерларына тантаналы рәвештә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Паркта чын-чынлап иркенлек – һәрбер почмакта нинди дә булса тылсымлы дөнья гөрли: мастер-класс­лар, танып белү һәм мавыктыргыч бәйгеләр, спорт ярышлары, һәр җирдә җанлылык хөкем сөрә. Һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыльне таба ала. Балалар йөгерделәр һәм сикерделәр, үзләрен джунглидагы туристлар сукмагындагы сәяхәтчеләр буларак хис иттеләр, чүпрәк курчаклар һәм оригамилар ясадылар, өстәл янында акыл уеннарында һәм кеше озынлыгындагы шахмат сурәтләрендә көч сынаштылар. Кызыксынучан кечкенә шәһәрлеләр төсле рәсемле журналларны карадылар, бөек Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Кадетлар бары тик малайларның гына түгел, шулай ук кызларның да автомат сүтеп-җыю осталыгын тикшерделәр, бер төркем балалар арбалетка  ук тидерергә өйрәнделәр, яшь рәссамнар фонтан янында иҗат белән шөгыльләнделәр, ә кайберләре аларның үзләренең бит очларына күбәләк, чәчәк, йөрәк сурәтләре ясавын сабыр гына көттеләр. Уен мәйданчыгындагы сабыйлар курчак театрының әкият геройларын кызыксынып күзәттеләр.
“Мин инде әби булсам да, үзем дә спектакльне яратып карыйм, – дип уртак­лашты Тамара Яковлевна. – Афәрин, бәйрәмне бик матур итеп оештырганнар. Парк та күз явын алырлык, чиста-пөхтә. Биредә ял итәргә бик яратабыз”.

Чара барышында җәйге сәхнәдә күңелле җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Иҗат берләшмәләре һәм белем оешмалары коллективлары бәйрәм уңаеннан гаҗәеп бай эчтәлекле концерт әзерләгән. Яшь сәләт ияләренә тамаша карарга килүчеләр көчле алкыш­лар белән рәхмәт белдерделәр. Әлеге бәйрәм көнендә бөтен гаиләләре белән паркка килгән шәһәрлеләр, якты хис-кичерешләр алып, сабыйлары белән бергә рәхәтләнеп күңел ачты.
Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, Наталия ФРОЛАГИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X