Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: “Бурычларны үтәү райондагы һәр кешенең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән”

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш муниципаль районы Советының 49нчы утырышындагы отчет ­докладында районның 2019 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәсен һәм 2020 елга бурычларны бәян итте.

(Тәтеш, 18 февраль, “Тәтеш таңнары”, Инга Сәфәрова). Сессиядә Татарстан Рес­пуб­ликасының Премь­ер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, респуб­лика оеш­малары һәм ведомство­лары вәкилләре, район җәмәгатьчелеге катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе район башлыгы белән бергә “Тәтеш” сәнәгать мәйданчыгында булып, җитештерелә торган продукция белән танышты. Марат Азат улы шулай ук Рәмис Хатыйп улы озатып йөрүендә Тәтеш ягының балыкчылык тарихы музееның мәдәни – белем мәйданчыкларын карады. Йомгаклау сессиясе район мәдәният йорты бинасында булды, анда районның кече һәм урта эшкуарлык казанышлары күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов отчет докладында районда тормышка ашырыла торган барлык программалар һәр кешенең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән, дип билгеләп үтте, бу – социаль өлкә үсеше, эшче урыннар, территорияләрне төзекләндерү. Рәмис Хатыйп улы Татарстан Республикасы Президен­тына һәм респуб­лика  Хөкүмәтенә ярдәм иткәне өчен тәтешлеләр исеменнән рәхмәт белдерде, район эшчәннәренә – тырыш хезмәтләре өчен. 
Рәмис Сафиуллов район үсеше күрсәткечләрен анализлап, республика районнары арасында икътисади күрсәткечләр буенча Тәтеш районының 27нче урынны биләп торуына, узган ел эчендә 4нчегә күтәрелүенә, ә 2014 елдан алып 18 бас­кычка алга китүенә басым ясады.

“Территориаль продуктның тулаем күләме артты һәм 5,9 миллиард сум тәшкил итте, – диде район башлыгы. – Авыл хуҗалыгы тармагы район икътисадын төп үстерү ноктасы булып тора, анда 2018 елга 125 процент үсеш белән 2,8 миллиард сумлык продукция җитештерелде. Соңгы өч елда район үсемлекчелек буенча тотрыклы рәвештә алдынгылар бишлегенә керә: районда ашлыкны тулаем җыю гектардан 37,1 центнер уңдырышлылык белән 162,5 мең тонна тәшкил итте. Район аграрийлары – шикәр чөгендере уңдырышлылыгы буенча рес­публика алдынгылары: гектардан 543 центнер уңдырышлылык белән 314 мең тонна җыелды. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан бер гектар чәчү җиренә тәэсир итүчән матдәдә 86 килограмм минераль ашлама кертелде – бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, районда шулай ук бер ел эчендә элек нәтиҗәсез файдаланылган 4 меңнән артык гектар җир әйләнешкә кертелде. 

Районда 22 гаилә фермасы һәм 5,4 мең шәхси ярдәмче хуҗалык эшли. Тәтеш элеваторы производство куәтен 3 тапкырга арттырды. Кече һәм урта эшкуарлык әйләнешен узган елда 1,8 миллиард сумга арттырды”.

Рәмис Хатыйп улы районда уңышлы тормышка ашучы илкүләм проектлар, районның мәдәният, спорт, мәгариф, туризм казанышлары, эшкуарлык, тарихи мирасны саклау, сәламәтлек сак­лауны үс­терү турында сөйләүче саннарны һәм фактларны китерде, моның белән беррәттән, районда демог­рафик хәл проблемалы булып калуын билгеләп үтте.

“Без 5 яңа котельныйны эшләтеп җибәрәбез, 370 миллион сумга яңа электр тапшыргыч линияләр төзелешен тәмамладык, күп фатирлы йортларның ишегалды территорияләрен яңарта башладык, берничә мәктәпне һәм балалар бакчасын капиталь ремонтладык, Бакырчыда яңа ФАП ачтык. Юллар һәм тротуарлар, су агу җайланмалары төзү, урам яктырткычларын ремонтлау, ял зонасы булдыру буенча зур эшләр башкарылды”, – дип хисап тотты район башлыгы, районда төзекләндерү буенча үткәрелгән эшләр хакында сөйләп.

Рәмис Сафиуллов районда барыбыз өчен дә мөһим булган вакыйгалар: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына, халык исәбен алуга, Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауга әзерлек башлануын хәбәр итте. 

Ул агымдагы елда тә­­теш­­леләрнең тормы­шын ях­шыртуга һәм алга таба районны үстерүгә юнәлдерелгән яңа бурычлар куелуын, боларның хакимият, бизнес, районда яшәүчеләр көче белән сыйфатлы һәм нәтиҗәле үтәләчәген билгеләп үтте.

Утырышта Льяш авыл җирлегенең үсеше хакындагы отчет белән аның башлыгы Ирина Тихонова чыгыш ясады. “Колос” агрофирмасы директоры урынбасары Ранис Мәүлиханов үзенең докладында республиканың алдынгы хуҗалыгының нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткечләрен әйтеп үтте, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе республикада иген һәм шикәр чөгендере уңдырышлылыгы буенча алдынгы урынга ирешүдә саллы өлеш кертте.

“Татарстан Республи­касында хәзер 50 дәү­ләт программасы, 11 илкүләм проект тормышка аша, авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм 3 процент белән авыл ипотекасы программалары эшли башлый. Программаларның төп бурычы – һәрбер татарстанлы барлык уңай үзгәрешләрне тойсын һәм үзен уңайлы хис итсен өчен эшләнә. 

Тәтеш районында соңгы еллар эчендә барлык күрсәткечләр буенча үсеш бара, уңай күренеш. Үзара салым программасы буенча сезнең район шулай ук иң активларның берсе”, 
– диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров үзенең чыгышында, алга таба да барлык дәүләтнең ярдәм прог­раммаларында катнашыр­га кирәклеген, аның күп өлеше авыл территория­ләрен үстерүгә юнәлтелгәнлеген билгеләп үтеп. 
Министр ­тәтешлеләргә авыл хуҗалыгындагы, ту­ризм һәм башка тармак­лардагы хезмәтләре һәм югары казанышлары өчен рәхмәт белдерде, үсемлекчелектә район аграрийларының алдынгы уры­нын аерым билгеләп үтеп.

“Рәмис Хатыйп улы кебек, шундый актив һәм көч-кодрәтле башлык белән сез яхшы эшлисез һәм үсәсез. Алга таба да сезгә уңышлар телим”, 
– диде йомгаклау сүзендә Марат Җаббаров.

Сессия ахырында тантаналы бүләкләү булды.
   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев