Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: “Нәтиҗәле эшләргә кирәк”

Район аграрийлары семинар-киңәшмәдә 2019 елның кышкы вакытында терлекчелектәге эш нәтиҗәләрен, язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләрен тикшерделәр.

(Тәтеш, 20 март, "Тәтеш таңнары". Инга СӘФӘРОВА, автор фотосы).  Район башлыгы Рәмис Сафиуллов семинар эшен башлап, хуҗалык җитәкчеләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына эш нәтиҗәлелеген арттыруга игътибар итү кирәклегенә басым ясап, болай диде:

– Агымдагы елга куелган барлык бурычларны бергәләп үтәячәгебезгә шикләнмим. Агросәнәгать комплексында булган казанышларыбызны сакларга һәм арттырырга кирәк. Үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге технологияләрне үтәү, туфракның уңдырышлылыгын кай­гырту, техникаларны яңарту, бер хезмәткәргә эш җитештерүчәнлеген арттыру, хезмәтне саклау шартларын үтәү, хуҗалыклардагы эшчәннәрнең хезмәт хак­ларын үстерү – бары тик менә шулай нәтиҗәле эшләгән вакытта гына яхшы күрсәткечкә  ирешергә мөмкин.

Семинарның гамәли өлеше Киртәледә – “Агро-Союз”  предприятиесе базасында үтте. Аның җитәкчесе Сергей Полянских киңәшмәдә катнашучыларга хуҗалыкның яңартылган фермасында терлекләрне асрау һәм ашату шартлары турында сөйләде, яңартып төзекләндерелгән бинаны карап йөрүне оештырды. “Хуҗалыктагы товарлыклы-сөтчелек фермасын яңартырга ниятләп, башта үзебезнең акчага бинаны ремонтладык, Венгриядән голштин токымлы сыерлар алып кайттык, заманча саву җайланмасы урнаштырдык, – дип уртаклашты Сергей Владимирович. – Саву залында бер үк вакытта саву өчен 16 саву һәм сыерларны автомат рәвештә юдыру урыны урнаш­тырылган”. 

Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов болай дип билгеләп үтте:

“Әлеге фермада савым көтүлеген асрау шартлары бик яхшы: бәйгә куймыйча асрау, җылыткычлы су эчергечләр, һава алыштыру системасы   булдырылган – районның башка хуҗалыклары өчен үрнәк булырлык”. 

Техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү мәсь­әләләрен киңәшмәнең икенче өлешендә – “Татарстан” агрофирмасында тикшерделәр. Аның җитәкчесе Фәнил Ибраһимов кунакларны хуҗалыкның кыр эшләренә әзерлек барышы белән таныштырды һәм болай дип йомгаклады: “Безнең авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчү һәм туфрак эшкәртү техникалары эшкә әзер”. Киңәшмәнең Олы Тархан мәдәният йортында узган йомгаклау өлешендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре кышкы вакытта терлекчелектәге эшне анализлау, туфракның чәчүгә әзерлеге, терлек­ләр чирен профилактика­лау, авыл хуҗалыгы техникасына үз вакытында технология тикшерүе үткәрү турында чыгыш ясадылар.

Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Сад­риев ассызыклап үтте: 

– Авыл хуҗалыгы пред­приятие­ләре җитәкчеләренә үзләренең үткән елгы финанс-икътисади күрсәткеч­ләрен анализларга, хаталар өстендә эш уздырырга һәм нәтиҗәләр ясарга кирәк. Авыл хуҗа­лыгы производстволарында кадр­­лар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү мөһим бурыч булып тора: ветеринария табиблары, агрономнар, инженерлар һәм механизаторлар кирәк. Хуҗалыкларга белгечләр әзерләр өчен мәктәпләр һәм техникумнар чыгарылышлары белән кирәкле белгечлекләр буенча максатчан укуга һөнәри профиль белем алуга килешүләр төзергә киңәш итәм.
 

 

Тәтеш районында 2019 елның 1 марты торышы буенча:
– 112 процент ихтыяҗлыктан – 10,7 мең тонна чәчүлек салынган;
– мөгезле эре терлекләрнең баш саны – 11000, шул исәптән 3500 сыер;
– 2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча районда алдынгылар бишлегендә: “Бакырчы” ҖЧҖ, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Колос” агрофирмасы, “Казаков” КФХ, “Авангард” ҖЧҖ;
– сыерларның продуктлылык күрсәткечләре буенча районның алдынгылар өчлегендә: “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Колос” агрофирмасы, “Нур” агрофирмасы.         
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев