Рәмис Сафиуллов райондагы студент яшьләргә мөрәҗәгать итә
25 гыйнвар – Студентлар көне
(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы студент яшьләргә мөрәҗәгать итә:
– Студент еллары – булачак һөнәргә һәм зур уңышларга нигез сала торган, һәр кеше тормышындагы күңелле һәм җаваплы вакытлар. Куелган максатларыгызга ирешә алуыгызга, бүгенге көндә алган белемегез киләчәктә якты уй-теләкләрегезне тормышка ашыру мөмкинлеге бирүенә ышанам. Сезгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт, ышанычлы дуслар, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
фото: архив-Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев