Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: Сезнең хезмәтегез пассажирларның гомере һәм сәламәтлеге зур җаваплылык йөртү белән бәйле

25 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

(Тәтеш, 25 октябрь, “Тәтеш таңнары”). “Сезнең хезмәтегез пассажирларның гомере һәм сәламәтлеге, ышанып тапшырылган йөкләр өчен гаять зур җаваплылык йөртү белән бәйле. Сезгә моңарда зур осталык, юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата хөрмәт хисләре ярдәм итә. Автомобиль транспортын үстерүдә һәм лаеклы алмаш тәрбияләүдә өлеш керткәннәре өчен тармак ветераннарына зур хөрмәт белдерәм.  Без автомобиль йөртүчеләргә уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен күп эшләр башкарабыз: илкүләм һәм төбәк проектлары буенча юлларны ремонтлыйбыз, Тәтеш районында яшәүчеләр өчен уңайлы мохит булдырабыз. Сезгә сәламәтлек, җитешлек, имин юллар һәм ышанычлы техника телим”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов  предприятиеләрдәге пассажир автомобиле транспорты хезмәткәрләренә һәм машина йөртергә яратучыларга карата әйтелгән үзенең мөрәҗәгатендә.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев