Росгвардия хезмәте – оешуының биш еллыгын билгеләп үтә
Аның хезмәткәрләре гражданнарның иминлеге һәм милке сагында торалар.
(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»). Ведомстводан тыш каравыл хезмәте – Татарстан Республикасы буенча Росгвардия Идарәсендә иң күп сандагы структураларның берсе.
Ул гражданнарның милке сагында тора, аның подразделениесе Тәтеш районында да эшли.
– Безнең хезмәткәрләр террорны булдырмау буенча яшәешне тәэмин итү объектларын һәм гражданнар күмәк була торган урыннарны, килешү буенча физик һәм юридик затларның милкен саклау буенча бурычларны үтиләр, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын саклауны тәэмин итүдә катнашалар, – дип хәбәр итте подразделение начальнигы полиция подполковнигы Ринат Биктаһиров.
Росгвардия составындагы ведомстводан тыш каравыл – гаять ябык структура, шулай булгач җитәкче безнең район бүлегендәге хезмәткәрләрнең исәбен, аларның фамилияләрен әйтмәде, Тәтеш районында ведомстводан тыш каравыл карамагында хәзерге вакытта 192 объект, 101 фатир һәм гражданнарның яшәү, милкен саклау урыны бар, зур объектлардан – стендка ату мәктәбе, дип әйтте. Росгвардия полицейскийлары ЮХИДИ бүлеге, полициянең участок уполномоченныйлары, паспорт эшендәге хезмәткәрләр белән үзара хезмәттәшлектә эшлиләр.
Тәтеш подразделениесе начальнигы әйтүенчә, тоткарлау төркеме махсус каравыл пунктына килгән сигнал һәм эчке эшләр бүлегенең кизү часте хәбәр итүе буенча узган елда сигнал буенча 250дән артык урынга барган. Кыйнау һәм урлашулар белән бәйле 6 җинаять ачыкланган.
– Тәтеш бүлеге үз категориясе бүлекләре арасында еллык эш нәтиҗәләре буенча ышанычлы рәвештә алдынгылар өчлегенә керә, – дип белдерә Ринат Биктаһиров. – Коллективның югары хезмәт эшчәнлеге, хезмәткәрләрнең һәркайсының эшләү осталыгы, үз хезмәтләренә намуслы мөнәсәбәте куелган бурычларны уңышлы үтәү нигезе булып тора.
Ветераннар яшьләргә тәҗрибәләрен өйрәтә
Отставкадагы милиция майоры Сергей Александрович (фамилиясен күрсәтергә хокукыбыз юк) ведомстводан тыш каравылда 30 елдан күбрәк эшли.
– Эшкә урнашканда, коллективта 100гә якын кеше бар иде, күп оешмаларга һәм предприятиеләргә хезмәт күрсәттек, – дип искә төшерә ул. – Ул чакта Геннадий Антонович Макаров җитәкче иде, үзәкләштерелгән каравыл пульты начальнигы Михаил Васильевич Осипов минем өчен остаз булды, мине тоткарлау төркеменә билгеләделәр, төнге сменада кизү тордым.
Росгвардия хезмәткәре белдергәнчә, ул эшләгән вакыт эчендә ведомстводан тыш каравылда зур үзгәрешләр булган, аеруча да техник җиһазландыруда: үзәкләштерелгән каравыл пультлары автоматлаштырылган компьютер системасы җыюга һәм мәгълүматларны эшкәртүгә ия, әгәр объектларны элек җәяүләп йөреп чыккан булсалар, хәзерге вакытта автопарк, радиостанция бар, һәрдаим камилләштерү һәм яңарту бара. Сергей Александровичның фидакарь хезмәт иткән еллары эчендә бирелгән төрле дәрәҗәдәге бүләкләре бар, милиция майорына кадәрге хезмәт юлы үткән, ведомстводан тыш каравыл бүлеге начальнигы булган. 2008 елда лаеклы ялга чыкса да, өйдә утырып тора алмаган, бер елдан соң яраткан коллективына шофер вазифасында үз теләге белән ялланган хезмәткәр буларак килгән. Тәҗрибәле хезмәткәр төп эшеннән тыш иҗтимагый эшне алып бара – районның ведомстводан тыш каравыл ветераннары советына җитәкчелек итә.
– Без үзебезнең белемне һәм осталыкны яшьләргә тапшырабыз, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү белән шөгыльләнәбез, мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, – дип уртаклаша Сергей Александрович. – Бездә коллектив дус, без өлкән буынның данлы традицияләрен хөрмәт итәбез һәм безгә алмаш булырлык, үзебезнең эшне лаеклы дәвам иттерүчеләрне күрергә телибез.
Яңа структура оешкан елда росгвардияче булган
Ведомстводан тыш каравыл бүлеге коллективында күңеле кушуы буенча эшләүче кешеләр хезмәт куя. Алар арасында – патруль подразделениесе командиры Андрей (фамилиясен күрсәтергә хокукыбыз юк) да бар.
– Хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иттем, дисциплина, тәртип ошады, хәрби хезмәткәр булырга уйладым. Бүлеккә хезмәткәрләр таләп ителүен армиядән соң белдем. Һөнәри сайлап алу кырыс булды. Кандидатларның иң әүвәл рухи-психологик сыйфатлары карала, армиядә хезмәт итү – мәҗбүри шарт, сәламәтлек торышына карап, яхшы физик әзерлекле булу кирәк, әңгәмә рәвешендә сөйләшү, стажировка үттем, – дип сөйли яшь ир-егет. – Нәкъ тә Росгвардия оешты. Кыскасы, түбәннән, эшли башладым, патруль идем, учреждениеләрнең берсендә постта тордым, шофер булдым, строевой подразделение командиры булып икенче ел хезмәт итәм, патруль хезмәте алып баруны оештырам.
Полицейский әйтүенчә, тәүлек әйләнәсе кизү торганда сменага ике кеше килә, берсе – шофер полицейский, икенчесе – өлкән полицейский. Район полициясе бинасында табель коралы белән коралланып, хезмәткәрләр инструктаж узалар, хезмәтне алып баруга әзерлекне тикшерәләр, шәһәрдәге оператив хәл белән таныштыру алып барыла. Хезмәткәр уртаклашканча, портатив рация буенча хәбәрләрнең күпчелеге тәүлекнең төнге вакытында килеп ирешә. Шулай да ул җинаятьләр саны буенча безнең шәһәр тыныч дип саный һәм тәтешлеләр игелеклеләр, итагатьлеләр дип белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев