Россия гибридларына чөгендер үстерүчеләрдән ихтыяҗ бар
Тәтеш районында шикәр чөгендерен үстерү буенча фикер алыштылар.
Районның “И. Р. Заһидуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында республика семинары узды, андагы күрсәтмә мәйданчыкларда безнең ил селекционерлары һәм орлыкчылары тарафыннан булдырылган шикәр чөгендере гибридлары тәкъдим ителде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев семинарда катнашучыларны сәламләп, игенчеләрнең урып-җыю кампаниясен тәмамлавын, ашлыкны тулаем җыю гектардан 38,8 центнер уңдырышлылык белән 172 мең тоннадан артык тәшкил итүен бәян итте. Алга таба кукуруз саласы бар, көзге игеннәрне чәчү тәмамланып килә. Ул районның аграр секторында шикәр чөгендеренең икенче икмәк булуын әйтеп, югары табышлы культураның 8 181 гектар мәйданда урнашканлыгын хәбәр итте. Уртача уңдырышлылык әлегә гектардан 558 центнерны тәшкил итә, әмма гектардан 600 центнер чыга торган төрләре дә бар, уңдырышлылык сөендерә, шул ук вакытта алда әле эшләнәсе эшләр шактый.
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ильмаз Заһидуллин билгеләп үткәнчә, аларда гомуми мәйданда 2 300 гектар җир бар, шуның 1 000 гектары – ашлык культуралары, 500е – азык, 550 гектары шикәр чөгендере өчен бүленгән. Бөртеклеләр быел гектардан 55 центнер уңыш биргән, бүгенге көнгә шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы гектардан 650 центнерны тәшкил итә. Моның белән беррәттән, аграрийлар аерым бер сортлы чөгендер чәчү өчен узган елдан калган җирне әзерләгәннәр, көзен бер гектарга бер центнер диаммофоска керткәннәр, гомумән алганда 8 центнер ашлама кертелгән. Үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау чарасы фирма тарафыннан тулысынча тикшереп торыла, алар белән партнерлык мөнәсәбәтләре күптәннән җайга салынган. Семинарда катнашучылар күрсәтмә җир кишәрлекләрендә булдылар, анда 15 гибрид тәкъдим ителде.
Россиянең агрохимик предприятиеләре белгечләре шикәр чөгендерен үстерү буенча аеруча да мөһим булган мәсьәләләргә тукталдылар.
Туфракны эшкәртүгә бәйле шунысы әйтелде, әлеге эшне уңышны урып-җыйгачтын ук башлап җибәрергә кирәк.
– Комбайн кырдан чыккач ук, җирне махсус җайланмалар белән эшкәртергә кирәк. Әзер туфракны дискатор белән эшкәртүне алып бару зарур. Галимнәр әлеге агроалымның бөртеклеләрне җыеп алганнан соң ук куллануның әһәмиятле булуын тәҗрибә юлы белән ачыклады. Бер тәүлек эчендә туфракта дым югалту гектардан 20 тонна тәшкил итүе, ә бер тонна татлы тамыр үстерү өчен 80 – 100 тонна су сарыф ителүе дәлилләнгән. Безнең аграрийлар җитешсезлекләр кайда икән, акчаны кайда югалтабыз икән дигән сорауларны еш бирәләр, уйлагыз әле, бәлки, шушындадыр? Саламлы кырны тәлинкәле тырма белән вакытында эшкәртеп чыксаң, яхшырак булмасмы икән? – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга агрохимия предприятиесе вәкиле.
Ул минераль ашламалар кертүне шикәр чөгендерен үстерүдә мөһим чараларның берсе, алардан башка яхшы уңыш алып булмаячак дип әйтте. Ул агрономнарга белгечләрне чакырырга киңәш итте, алар диагностика үткәрәчәкләр, экспресс-анализ ясаячаклар һәм теге яки бу кырда нинди микроэлемент җитмәвен ачыклаячаклар.
Туфракның әчелеге үсемлекләр үсешендә шулай ук зур әһәмияткә ия. Күрсәтмә кишәрлектә гибридларның берсе үрнәк итеп китерелде, әчелеге картограмма буенча 5,8не күрсәткән туфракта шикәр чөгендере уңышлы үсә, гәрчә гомуми кабул ителгән оптималь әчелек 6 – 6,5не тәшкил итсә дә.
– Әле шундый яклары булуын да билгеләп үтәм – шикәр чөгендере чәчүлекләрендә аш чөгендерен күрергә мөмкин. Моны очраклылык дип уйларга кирәкми, әлеге культура – шикәр чөгендеренең үзенә бер төрле барометры. Аш чөгендеренә карап, аның нинди дә булса авыруы барлыгын яки нинди дә булса корткыч зарарлавын күреп була. Белеп торыгыз, әгәр сез аш чөгендерендә шундый нәрсәләр барлыкка килүен күрсәгез, әлеге чир аркылы берничә көндә шикәр чөгендере чәчүлекләре дә зарарланачак, – дип кисәттеләр белгечләр.
Авырулардан, корткычлардан һәм чүп үләннәреннән саклау югары маржиналь культураны уңышлы үстерү факторларының берсе булуы әйтеп үтелде. Шул ук вакытта инсектицид һәм фунгицид эшкәртүләрнең 40 – 45 көн дәвамында тәэсир итүенә басым ясалды.
Шикәр чөгендере гибридларын дөрес сайлап алу шулай ук мул уңыш алуда төп нәтиҗәләрнең берсе дип әйтеп үтелде. 15 гибридтан торган кечерәк кишәрлектә уңдырышлылык күрсәткече гектардан 400дән алып 700 центнерга кадәр тирбәлде.
Чөгендер рәтләренә игътибар бирелде, анда гибридларны утырткан вакытта ялгышырга ярамый. Ә урып-җыю вакытында комбайнны һәр гибрид өчен аерым көйләргә кирәк, чөнки аларның туфракка батып керүе үзгә.
Шикәр чөгендерен чәчү нормасы гектарга 1,2 чәчү берәмлеген тәшкил итә. Алганда аларның оптималь куелыгы гектарга 90нан алып 110 мең данәгә кадәр тәшкил итә. Һәм бу күрсәткеч нигездә технологияләрне үтәүдән тора.
Чөгендер үстерү белгечләре һәр гибридның төрләре һәм уңыш бирүе буенча аерылып торуын, аларны хуҗалыкка нәрсә өчен кирәк булачагын исәпкә алып сайларга, өстәвенә, алга таба эшкәртү вакытына шикәр заводларына эшне тигез йөкләү өчен, җыеп алу конвейерын рациональ оештырырга кирәклеген билгеләп үттеләр.
– Әгәр элек безнең кырларда күбесенчә чит ил селекцияләре гибридлары кулланылса, быел без кырларда безнең ил гибридлары үзләрен ничек күрсәтүләрен күрәбез. Әлеге семинар киң җәелдерү кысаларында нәкъ тә безнең гибридларга басым ясауга өндәүне күз уңында тота. Шикәрнең чыгышы һәм татлы тамыразыкларның өемнәрдә никадәрле озак ята алу мәсьәләләре бик мөһим, – диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин. – Бүгенге көнгә безнең бурыч – безнең илдә җитештерелгән иң яхшы гибридларны сайлау һәм гаризалар бирүне булдыру. Әлеге мәсьәләне якын араларда хәл итәргә кирәк.
Семинарда катнашучыларның әйтүенчә, ул кызыксындыргыч әңгәмә рәвешендә узды, анда тәҗрибәле экспертлар безнең ил селекцияләренең чөгендерләрен игү буенча кайбер мөһим сорауларга җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев