Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия укытучылар белән дан тота

Район мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм программасы булды.

 

Район башлыгы урынбасары Евгений Курков җыелучыларны Укытучылар көне белән тәбрикләде. “Сезнең һөнәр – кеше тормышында бик әһәмиятле. Сез үз эшегезне никадәр уңышлы башкарсагыз, үсеп килүче буынны тәрбияләсәгез, киләчәк тә шулкадәр уңышлы булачак. Арттыруларсыз әйтәм – дәүләт язмышы сезнең кулларда”, – дип мөрәҗәгать итте укытучыларга Евгений Гаврилович. Ул бүгенге казанышларга нык­лы нигез салган педагогия хезмәте ветераннарына хөрмәт сүзләрен белдерде һәм район җитәкчелеге исеменнән барысына да сәламәтлек, хезмәт уңышлары, игелекле һәм рәхмәт белдерүчән укучылар теләде. 
Районның мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина тәбрик­ләү сүзләрен җиткереп, халыкара һөнәри бәйрәмнең – Укытучының абруе никадәр югары булып торуын билгеләп үтте.  Ул күптән түгел мәгариф күзәтчелеге үткәргән тикшерү бәяләмәсен әйтеп, болай диде: “Комиссия Тәтеш районында яхшы методик нигез саклануын, педагогия берләшмәсенең бердәм командасы эшләвен, ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, даими рәвештә алга баруларын билгеләп үтте”.
Күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлаучылар бәхетле. Ул кешегә шатлык, яраткан эше белән шөгыльләнүдән яхшы нәтиҗәләр алып килә – болар һәркемнең күз алдында. Залда утырган тамашачылар белем бирү өлкәсендә уңышлары лаеклы бәяләнүчеләр өчен дә чын күңелдән сөенделәр.
Белем бирү өлкәсендә һәм балалар, яшьләрне тәрбияләүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Җәүдәт Алиуллов Татарстан Респуб­ликасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Районның мәгариф системасында фидакарь, намуслы хезмәте һәм үсеп килүче буынны тәрбияләгәне өчен Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең география укытучысы Дилбәр Хатыйпова Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Районның мәгариф системасында фидакарь, намуслы хезмәтләре өчен Тәтеш муниципаль районының Рәхмәте белән бүләкләнделәр:
Елена Абрамова, Тәтеш шәһәре “Сабый” балалар бакчасы тәрбиячесе; Наталья Галанцева, Нармонка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; Нияз Җиһанов, Байраш төп мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы; Елена Левина, Тәтеш шәһәре “Башаккай” балалар бакчасы тәрбиячесе; Татьяна Моисеева, район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты; Гүзәл Сәйфетдинова, Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы; Лариса Тайманова, Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең математика укытучысы; Владимир Тяников, Тәтеш кадет мәктәп-интернатының биналарга хезмәт күрсәтү буенча хезмәткәре; Рузилә Хәмидуллина, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Лаеклы ялга чыгуга бәйле районның мәгариф системасында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнделәр (рәсемдә):
Гүзәлия Крыева, Тәтеш шәһәре “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе; Халидә Фәткуллина, Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Наталья Филиппова, Монастырский башлангыч мәктәп-балалар бакчасының инглиз теле укытучысы; Лилия Хәйруллина, Тәтеш татар урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.  
Безнең педагоглар үз осталыкларын даими камилләштерәләр һәм аны төрле бәйгеләрдә уңышлы тәкъдим итәләр: “Россиянең ел укытучысы – 2018” Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең география укытучысы Наталья Горшкова I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде; Тәтеш шәһәренең “Әкият” балалар бакчасы һәм Богдашкино төп мәктәбе “ЭКОЯЗ – 2018” республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Дипломы белән бүләкләнделәр.
Педагоглар һәм аларның шәкертләренең чын күңелдән башкарган вокаль, хореография номерлары күркәм бәйрәмдә тамашачыларга матур бүләк булды.  
 Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев