Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 7 миллионнан арткан

Бер атна эчендә илдә коронавирус инфекциясенең 18 645 яңа очрагы ачыкланган, 793 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

(Тәтеш, 6 сентябрь, "Тәтеш таннары"). Пандемия башланганнан бирле Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруың 7 012 599 очрагы ачыкланган, бер атнада 129 772 кеше әлеге авыруны эләктергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, узган җиде көндә илдә июнь аеннан бирле минималь үсеш күзәтелгән. Чагыштыру өчен: моннан бер атна элек коронавирус йоктырган 135 750 яңа пациент теркәлгән иде.

Оперштаб мәгълүматлары буенча, коронавирустан вафат булучылар саны 0,5 процентка кимегән – бер атнада 5563 үлем очрагы теркәлгән.

Бер атна эчендә Россиядә коронавирус инфекциясенең 18 645 яңа очрагы ачыкланган, 793 кеше якты дөнья белән хушлашкан.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/05-09-2021/rossiyad-koronavirus-infektsiyase-yoktyruchylar-sany-7-millionnan-artkan-5836414

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев