Россиянең мактаулы юлчысы
Тәтешле Хәлил Матеев – ел әйләнәсе катлаулы юл хуҗалыгын тәртиптә тотуны һәм файдалануны, торак пунктлар арасындагы автомобиль юллары куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләрнең ерсе.
Ул Олы Тарханда авыл хезмәтчәннәренең күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе күмәк хуҗалыкта балтачылар бригадасында бригадир була, әнисе гомере буе сөт-товар фермасында хезмәт куя.
Егет кечкенәдән үк әти-әнисенә булышырга тырыша, өйдә дә, басуда да эшли. Әмма ул күбрәк техникага тартыла, аңа үз куллары белән иске велосипедларны, мопедларны сүтеп җыю бик ошый. Шуңа да, армия сафларында хезмәт итеп кайткач, урта һөнәри техник училищега укырга керә, аны тәмамлаганнан соң, киң профильле дипломлы тракторчы-машинист була.
Хәлил 1981 елда Олы Тарханда урнашкан юл участогына эшкә килә, ә ике елдан соң Тәтеш участогына күчә. “Миңа беренче чыгарылыштагы иске К-700 тракторын бирделәр һәм мин моңа бик шат идем: аны үзем ремонтладым, буядым, – дип искә ала 37 ел стажлы юлчы. – Өч елдан соң яңарак трактор бирделәр, анысы инде чирек гасырга якын миңа тугры дус булды”.
Техника остасы булган ир үз куллары белән тракторның бөтен детальләрен карап чыга һәм тимер ат та хуҗасын сынатмый. Конструктор тоемлавына ия Хәлил Матеев районда беренчеләрдән булып руль җиһазларын үзгәртә, аны уңайлырак урынга күчереп куя.
Безнең тормыш һәрвакыт хәрәкәттә, һәм аны юл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән башка күз алдына да китереп булмый. “Элегрәк яуган карның иге-чиге булмый, юлны чистартканда, як-якта трактор да күренмәслек булып көрт өемнәре өелә иде, – ди Хәлил Хәлим улы. – Машиналарны тимер атым белән кар тоткыныннан коткарган чаклар да булды, ә бервакыт бала табучы ханым утырган автомобильне авылдан Тәтешкә кадәр озата барырга туры килде”.
Җәйге чорда тракторчы елга аша күперләргә керү юлларын төзекләндерә, дамбаны күтәрә, төрле төзелеш материаллары төяү белән шөгыльләнә.
Хәзер инде ун еллап Хәлил Матеев “Амкодор” фронталь төягечендә эшли. “Бик әйбәт техника, элеккеләре белән чагыштырырлык та түгел, – дип фикер йөртә тәҗрибәле юлчы. – Уңайлы, маневр ясау сәләте дә, җитештерүчәнлеге дә искиткеч югары, йөк күтәрүчәнлеге 25 – 30 тонна булган куәтле машиналарны ун минут эчендә төяп җибәрәм”.
Хәзерге вакытта ул причалда кышкы юлларны карап тору өчен ком төяү белән мәшгуль. Үзе үк 10 тонна комга 4 тонна тоз исәбеннән ком-тоз катнашмасын да әзерли.
Хезмәткәр үз предприятиесенең матди-техник базасы бик яхшы булуын билгеләп үтә: гаражларда якты, җылы, территориядә дә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә.
Намуслы хезмәте өчен Хәлил Хәлим улы бик күп рәхмәт хатларына, мактау грамоталарына ия, шулай ук “Россиянең мактаулы юлчысы” исеменә лаек булган һәм “Россия транспортының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
“Хәлил Матеев – югары һөнәри белемле кеше, үзенә ышанып тапшырылган эшкә җаваплы карый, коллективта абруй казана”, – дип мактап телгә ала аны Тәтеш юл участогы начальнигы Иршат Әхтәмов.
Хәлил Хәлим улы гаиләсендә дә бәхетле: хатыны Гөлсинә белән алар кызлары Гөлнараны үстергәннәр, хәзер оныкларына шатланалар.
Галина ТАҖЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев