Рөстәм Миңнеханов республиканың өч районына эш сәфәре белән бара
Татарстан Президенты Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышырга ниятли.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның берьюлы өч районына эш сәфәре белән барачак. Бу хакта ТР Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Республика лидеры Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышырга ниятли. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашачак.
Татарстан Президентын эш сәфәрендә вице-премьер – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев