Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабан туе – эшчәннәр бәйрәме

Шимбә көнне Тәтештә сабан бәйрәме узды.

(Тәтеш, 20 июня, «Тәтеш таңнары»).  Төрле бизәкләргә күмелгән мәйданга керү юлында районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен яктырт­кан милли йортлардагы кешеләр тәтешлеләрне үзләренә чакырдылар. 

Тәтешлеләрнең олы бәйрәм шатлыгын уртаклашырга дип килгән кунак­ларны биредә ипи-тоз, матур җырлар белән каршыладылар. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә “Татарстан Респуб­ликасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары Алексей Трифонов, агробизнес кадрларын яңадан әзерләү Татар институты ректоры Николай Якушкин, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, “Казангоргаз” ЭПУ начальнигы Госман Низаметдинов,  Ислам динен  кабул итүгә 1000 ел  исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ульян шәһәренең Идел аръягы районы администрациясе башлыгы Наил Юмакулов,  “Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономия” башкарма комитеты иҗтимагый оешмасы рәисе Рәмис Сафин, Иваново өлкәсенең Иваново районы башлыгы Сергей Низов, Иваново өлкәсендә татар оешмасы рәисе Фәрит Ляпин милли тамашаларда булдылар. Бәйрәм кунаклары милли йортларда авыл кешеләренең көнкүреше, милли аш-сулары белән таныштылар һәм үзләре дә кул эшләре осталары ролендә булып  карадылар. Әгъзам Гобәйдуллин “Кулыма күптәннән ышкы алганым юк инде” дигән сүзләр белән шунда ук балта остасы эшенә кереште. “Афәрин, яхшы килеп чыга”, – дигән мактау тавышлары ишетелде аны тирәләп алган авыл кешеләреннән.

Кояш нурларына чумган иркен мәйданда тәтешлеләр һәм кунаклар район агросәнәгате хезмәткәрләре парадыннан һәм матур тамашадан соң, язгы чәчү батырларын, алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен алкышладылар.

“Бүген без игенче хезмәтенә дан җыр­лаучы Сабан туен каршылыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга трибунадан Рәмис Сафиуллов. – Бүгенге көн матур вакыйгалар белән тулылансын, яңа эшләргә илһамландырсын, якташлар өчен горурлык хисләре өстәсен”.

Әгъзам Гобәйдуллин, тәтешлеләргә Татарстан Республикасы Президентының бәйрәм тәбрикләмәсен тапшырып, һәркемгә җитешлек һәм күңел көрлеге теләде. 
Әгъзам Самат улы бүләкләү тантанасын ачып, анда йөздән күбрәк кеше катнашты, Тәтеш игенчеләренең республика икмәгенә саллы өлеш кертүләрен билгеләп үтте һәм быел да алар алдынгылар исәбендә булыр­лар дигән ышанычын белдерде.
“Сезгә, җирдә эшләүчеләргә, түбәнчелек белән баш иябез һәм сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, икмәк уңышының мул булуын телибез!” – дигән ихлас теләкләр көчле алкышлар астында яңгырады. 

Ярыштылар, җырладылар, сәләтләрен күрсәттеләр
Оста итеп оештырылган бәйрәм прог­раммасы төрле яшьтәге кешеләр өчен күңел ачу мөмкинлеген бирде. Балалар мәйданчыгында да җанлылык хөкем сөрде, анда җырларга, шигырь сөйләргә, чүлмәк ватарга, мастер-классларда кул эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин булды. Спорт мәйданчыклары һәрвакыттагыча шау-гөр килеп торды – анда спортчылар һәм җанатарлар җыелды. Төрледән-төрле халык уеннары һәм шаян бәйгеләр шулай ук үз хөрмәтләүчеләрен тапты. Капчык бәреш, чүлмәк вату, катыктан конфет табып алу – инде күнегелгән уеннар. Бакча эшендә кулланылучы арбада узышу үзенчәлекле булды, хатын-кызлар өчен бу бары тик уен-көлке генә икән ләбаса – аңа иреңне яки улыңны утыр­тасың да – алга!
Агачлыклар янында концерт мәйданчыгы урнашкан, анда халык мәдәни программа карап хозурланды, җирле үзешчән артистларга кушылып җырлады һәм биеде.
Атлар чабышы бәйрәмнең бизәге булды. “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖдан Александр Быков иярләгән Пируэт беренче килде. Икенче – Молния (Айрат Хәмдиев, “Содружество” ҖЧҖ), өченче – Грохот (Николай Макаров, Буа районы). Җирле һәм нәселле токымдагы атлар узышында “Р. Г. Сафиуллова” КФХ чабышкыларында Владимир Яковлев белән Станислав Макаров алдынгылыкта барып, җиңү яуладылар. Король, Перфект, Йолдыз, Волга үзләренең җайдаклары Харис Хисамов (“Бакырчы”), Әлфис Җәләлиев (“Ф. М. Җәләлиев”), Марат Сибгатов (“Ф. М. Җәләлиев”), Сергей Кудамасов (“Колос”) көмеш һәм бронза призерлар булдылар.

Үтәмеш батырлары
Көрәш мәйданында барган кызу күренешләрне карарга, “җан атып” торырга әлеге спорт төрен яратучы шактый кеше җыелды. 
Берничә кискен көрәштән соң,  Үтәмештән Радик Мохтаров 2018 елның абсолют батыры калды, аның якташы Илназ Шәмсетдинов – батыр асты. Рүзәл Хөсниев яшь батыр дип танылды, шунысын искәртәсе килә, әлеге яшь егет шулай ук Үтәмештән.

Шатлык бүләк иттеләр
Киң күләмле чараларны оештыруда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары үзләреннән зур өлеш керттеләр. 
Районның авыл җирлекләрендә дә бөтен халык бәйрәме булды. Тәтеш­леләр һәм кайт­кан кунаклар  гүзәл җиребездә узган Сабан туенда ихластан күңел ачтылар, бу үзебезнең кече ватаныбыз һәм аны үстерү өчен хезмәт куйган эшчәннәргә аралашу шатлыгы бүләк итте.
Материалларны гәҗит хәбәрчеләре әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев