Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабыйлар өчен икенче йорт

Мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениеләре арасында үткән уку елы нәтиҗәләре буенча муниципаль рейтингта “Сабый” балалар бакчасы белем бирүдә югары күрсәткечләре өчен район башлыгы рәхмәтенә лаек булды.

(Тәтеш, 26 июль, «Тәтеш таңнары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы)).   Шунысы кызык, балалар бакчасына барганда нәниләр нәрсә хакында уйлыйлар икән?

Чикләп алынган территориядә, олылар теле белән әйткәндә, мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениесендә, ата-аналар алар белән балачак илендә сабыйларына никадәрле яхшы булуы турында сөйләшәләрме икән. Сораштыру барышында шунысы ачыкланды, эшкә ашыгучы әниләр һәм әтиләр шулай да балалар бакчасына барганда юлда үзләренең нарасыйлары белән аралашырга өлгерәләр булып чыкты. Ә сабыйлар алар белән комлык, уенчыклар, күрше йорттагы ишегалдында сайраган кошлар, дустының яңа бантик тагып килүе хакындагы һәм тагын әле шул минутта үзләрен борчыган башка күп кенә хис-кичерешләре белән уртаклашалар. Ә өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр инде йокларга теләмиләр һәм тизрәк укырга барырга хыялланалар икән...
“Балалар бакчасы – ул безнең икенче йорт, ә тәрбияче – икенче әни”, – дип рәхмәт хисләрен белдерә бер сабыйның әнисе.

“Сабый” балалар бакчасы – районда иң борынгыларның берсе. Ул шәһәр үзәгендә урнашкан. Капка артында уяу, итәгатьле каравылчы каршылый, сабыйлар аңа “безнең Володя абый” дип эндәшәләр. Керү юлыннан сулда азык блогы – тарихи истәлек, 1917 елда төзелгән. Уңда – агач төзелеше сәнгате һәйкәле һәм кызыл кирпечтән йорт, шулай ук архитектура һәйкәле буларак дәүләт саклавы астында тора. Мәктәпкәчә учреждениенең барлык төп билгеләрен чагылдыр­ган иркен матур ишегалды зоналарга бүленгән: һәрбер төркемнең үзенең уен мәйданчыгы бар. Гараж (һәрбер балалар бакчасы да моның белән мактана алмый) игътибарны җәлеп итте, анда бер рәт булып коляскалар тезелгән, зур булмаган яшелчә бакчасында балалар хуҗалык алып барырга өйрәнәләр: биредә суган, укроп һәм башка файдалы яшеллекләр үсә.

Ике катлы бинаның эчке ягында һәрбер почмак яңартылган, стеналар әкиятләргә нигезләнеп ясалган матур рәсемнәр белән бизәлгән, баскычлар буйлап икенче катка күтәрелгәндә тәрбияләнүчеләрнең һәм коллективның бүләкләре – күп сандагы дипломнар, грамоталар, рәхмәт хатлары урнаштырылган.

“Сабый” балалар бакчасы җитәкчесе Оксана Орехова рәсми рәвештә отпускта булуга карамастан, мин аны эш урынында очраттым һәм беренче эш итеп соклану хисләрем белән уртаклаштым.

“Тәрбияләнүчеләребезгә балалар бакчасында уңайлы һәм кызыклы булсын дип тырышабыз”, – диде әңгәмә барышында Оксана Владимировна. – Безнең бурыч – катлаулы, әмма бик тә кызыклы дөньяны танып белүдә, тормышта балага теләсә нинди эштә иҗади яктан үсәргә ярдәм итү”.

Коллективның соңгы вакыт эчендәге хезмәтләре өчен билгеләнгән хөрмәтләре язылган А4 төрендәге өч битле кәгазьне кулыма алам. Исемлек тәэсирләндергеч.

“Бакчабыз кечкенә булса да – коллектив 25 кешедән һәм 82 баладан тора – без район, республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдәге барлык бәйгеләрдә, чараларда катнашабыз, моның белән беррәттән бик шәп нәтиҗәләргә ирешәбез, – дип дәвам итә “Сабый” җитәкчесе. – Мисалга, агымдагы елның маенда “Әкият” балалар бакчасы хезмәткәрләре белән  берлектә “Эко-мәктәп/Яшел әләм” Халыкара программасы кысаларында Бөтенроссия экология идеялары фестивале уздырдык. Бәяләмәләр искиткеч. “Сабый” өченче ел рәттән югары бүләк – сертификатлар һәм “Яшел әләм” яулый. “Безнең әйләнә-тирәдәге су” юнәлеше өстендә тырышып эшлибез. Буа, чишмә, Иделгә экскурсияләр үткәрелә. Балалар су белән тикшеренүләр уздыралар. 

Балалар бакчасында уку һәм үсү мөмкинлеге бирү белән бергә, бердәмләп күңел ачабыз, бергәләп күз яшьләрен һәм шатлыкларны бүлешәбез, дуслар табабыз. Без балалар бакчасында яшибез!”

Биек баскычлары, гаять зур верандасы һәм шундый ягымлы тәрбия­челәр эшләгән үземнең балалар бакчасы хакындагы хатирәләрне күзаллап урамга чыгам... могҗизаларга, зур һәм мавыктыргыч киләчәккә беренче адымнар ясаган яңа дөнья ачылышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X