Шикәр чөгендерен төяп озату бара
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 декабрьгә Буа һәм Цильна шикәр заводларына 190 мең 375 тонна татлы тамыразык озатылган, алда тагын 100 мең тоннадан артык төяп җибәрәсе калган.
(Тәтеш, 4 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Әлеге эшне “Колос”, “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “С. М. Казаков” КФХ, “Агро-Союз” тәмамлаган, “Новая Заря” төгәлләү алдында.
“Содружество” (70 мең тоннадан күбрәк) һәм “Колос” (50 мең тоннадан күбрәк) хуҗалыклары иң күп төяп озаткан.
Тәтеш районыннан республикада иң зур уңдырышлылык белән шикәр чөгендерен төяп озату дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев