Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү, программаларда катнашу,  юлларны ремонтлау, демография: Киртәледә гражданнар җыены узды

Тәтеш районының барлык авыл җирлекләрендә 13нән 29 гыйнварга кадәр гражданнар җыены уза.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Инна Сафиева).  Көн тәртибенең төп мәсьәләләре – җирлек ­башлыкларының узган елга отчеты һәм 2020 елга планнар.

Эшчәнлек юнәлеше
Гражданнар җыенының беренчесе Киртәле авыл җирлегендә үтте, анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, район активы, җирлекнең авыл активы катнашты. 
Җирлек башлыгы Анна ­Абмаева үзенең докладында 2019 елда күп юнәлеш­ләр: мәгариф, медицина ярдәме, мәдәни-күмәк чаралар, шәх­си ярдәмче хуҗалыкны үстерү, төзекләндерү, ремонт һәм төзелеш буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.


Проблемалы мәсьәләләр
Авыл җирлеге башлыгы Анна Абмаева әйтүенчә, җирлектә демография хәле; юллар торышы: урам юлларының күбесенә ремонт таләп ителә; җирлек территориясендә этләрнең иркенләп йөрүе төп проблема булып тора.
Җирле үзидарә 2020 елда әлеге мәсьәләләр өстендә эшләргә планлаштыра.
Җыенда авыл җирлегендә яшәүчеләрдән сораулар яңгырады. Алар арасында: чүп-чарны җыю, хуҗалыкта хезмәт хакы дәрәҗәсе. Авыл кешеләре барлык сорауларга җаваплар алды.

Сак булыгыз: алдакчылар!
Хокук саклау органы хезмәткәре җыелучылар алдында чыгыш ясап, авыл кешеләрен алдакчылар ятьмәсенә эләк­мәсенәр өчен уяу булырга өндәде (“Уяу булыгыз” рубрикасы астындагы язманы укыгыз).

Дәүләт программалары турында
Авыл халкы җыелышта шулай ук авылда кече төрдәге хуҗалык итүне үстерү буенча гамәлдәге программалар хакында, шәхси ярдәмче хуҗалык, КФХ һәм авыл кооперативларын үстерү өчен финанс ярдәмен алу мөмкинлеге турындагы файдалы, әһәмиятле мәгълүматны тыңлады. 
“Барысы да үзегезнең кулда”
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең чыгышында авыл кешеләрен узган елдагы районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул район авыл хуҗалыкларында гаять зур казанышларга ирешүне, эшкуарлар исәбе артуны, төзелеш эшләренең һәм район территориясендә төзекләндерү күләменең зур булуын билгеләп үтте. Рәмис Хатыйп улы Киртәледә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тагын да активрак үстерергә чакыр­ды. Район башлыгы эшкә урнашу хакындагы сорауга җавап биреп, болай дип билгеләп үтте: “Бик яхшы дәүләт ярдәме прог­раммалары бар. Абзарларда 20 баш дуңгыз, мөгезле эре терлек асрарга нәрсә комачау­лый? Кул кушырып утырыр­га ярамый. Рес­публикабыз Хөкүмәте мини-фермалар төзелешенә, кооперативларга ярдәм итү өчен хәзерге вакытта берничә йөзләгән мең сум акча бүлеп бирә. ­Карагыз әле, авыл ­кешеләре сатарга җиләк-җимеш һәм бәрәңге дә үстерә. Тырышыгыз. Барысы да үзегезнең кулда. Бары тик эшләргә кирәк”. Рәмис Хатыйп улы шулай ук быел Киртәле мәдәният йортына 10 миллион сумга капиталь ремонт ясалачагын әйтте.

Ярдәме өчен рәхмәт
Җыелыш ахырында Киртәле мәктәбенең элекке директоры Ольга Никушина 2019 елның көзендә Саранскида булган мордва халкының төбәкара иҗтимагый оешмасының VII съезды җитәкчесе һәм вәкиле күрсәтмәсе буенча, барлык авыл кешеләре исеменнән Рәмис Сафиулловка районның күп милләтле халкына, Тәтеш районында мордва милли-мәдәни үзәгенә төрле яклап ярдәм иткәне, “Валда шинясь” рес­публика фестивален югары дәрәҗәдә уздыруда булышканы өчен рәхмәт белдерде. 
 


• Авыл җирлеге территориясенең мәйданы – 80,9 гектар.
• 2020 елның 1 гыйнварына халык исәбе – 482 кеше.
• Эшкә яраклылар – 241.
• 2019 елда төзелгән: спорт-уен мәйданчыгы, яңа котельный, Кадышта автолавка килгәнне көтәр өчен ­павильон.
• Ике ФАП эшли. План буенча, барлык 128 кеше диспансеризация узган.
• Гомуми белем бирү мәктәбе, авыл мәдәният йорты һәм җирлек китапханәсе, ике кибет уңышлы эшли.
• Киртәледә гыйбадәт йорты бар, Киртәледә һәм Кадышта чиркәү, кәшәнә төзү дәвам итә.
• Авыл җирлегендә үзара салым акчасына юлларга өлешчә ремонт ясалган, территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкарылган, Кадышта обелиск территориясе коймалап алынган, урам яктырткычлары линия­ләрен ремонтлау тормышка ашырылган, граж­даннарның иминлеге өчен видеокамералар сатып алынган һәм ­урнаштырылган.    
• Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 110 мөгезле эре терлек асрала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә кече һәм урта эшкуарлыкның   предприятиеләргә дәүләт ярдәме  республика прог­раммасы кысаларында азык  сатып алырга, ветеринария хезмәтләре өчен гомуми суммасы 236 мең сумнан артык субсидия алынган.
Пай җирләренең күләме: 327. Төп товар җитештерүче һәм эш бирүче: “Агро-Союз” авыл хуҗалыгы предприятиесе (җитәкчесе С. В. Полянских), ул җирлектә иҗтимагый чаралар уздыруга хәйрия ярдәме күрсәтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев