Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәрдә һәм районда 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеге уза.

Бу көннәрдә район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән пенсионерларның оч­ра­шулары булачак, авыл җир­­лекләрендә, шәһәр һәм район оешмаларында чаралар оештырылачак.

(Тәтеш, 30 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова фотосы). Бу көннәрдә район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән пенсионерларның оч­ра­шулары булачак, авыл җир­­лекләрендә, шәһәр һәм район оешмаларында чаралар оештырылачак.

Үзәк китап­ханәдә “Йөрәк яшь булып ка­лачак” дип исемләнгән күргәз­мә бизәләчәк. 

1нән 10 октябрьгә кадәр көн­күреш хезмәтләренә таш­лама­лар тәкъдим ите­лә­чәк. Уку йортларында тематик дә­ресләр үтәчәк, мәк­тәп укучылары пенсионерларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәчәк. 

Гаилә парларының “Җыр ке­ше белән кала” дигән оч­ра­шулары; интернат-йортта яш­әүче өлкәннәргә открыткалар тапшыру; иганә яр­дәмендә фильм күрсәтү (“Яңа гасыр” үзәге); бүләк җыелмалары тапшыру; Балыкчылык тарихы музеена экскурсия; әдәби-музыкаль ку­накханә һәм “Бүләккә матурлык” мас­тер-классы (ба­лалар сәнгать мәктәбе); пенсионерларның “Өлкән буын” спартакиадасы (“Барс” спорт комплексы); түгәрәк өстәлләр була; “Йөрәктән-йөрәккә”, “Аңлаудан ­ал­ып­ мәр­­хәмәтлелеккә кадәр”, “Фай­­да­лы эшләр атналыгы”, “Игъ­тибарлы караш” ак­ция­ләре узачак. 

Ункөнлек кысаларында район җитәкчелеге, РПФның Тә­теш районы Идарәсе, халыкны социаль яклау бүлеге, үзәк район хастаханәсе, ТР буенча РФ ФСХ 14нче санлы Филиалының Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр планлаштырылган: 2018 елның 2 октяб­рендә 14 сәгатьтә – Тәтештәге 2нче мәктәптә; 2018 елның 3 октябрендә 14 сәгатьтә – Людоговка мәдәният йортында; 2018 елның 4 октябрендә 14 сәгатьтә – Тәтеш җирлекара китапханәсендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X