Шәһәрдә Үзара салым программасы ничек тормышка аша
Тәтеш шәһәре соңгы вакытларда күзгә күренеп матурлана: капиталь ремонтланган “Каенкай” балалар бакчасы, Тәтештәге 1нче урта мәктәп һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге, көллиятнең төп бинасы; яңартылган борынгы сәүдәгәрләр йортлары, республикада бердәнбер ачылган Балыкчылык тарихы музее, төзекләндерелгән үзәк парк, асфальт түшәлгән һәм тигезләнгән юллар, яктыртылган урамнар һәм матур клумбалар, төзекләндерелгән ишегалды территорияләре, яңа урнаштырылган тротуарлар һәм бордюрлар, яңа утыртылган агачлар сөендерә
(Тәтеш, 31 октябрь, Тәтеш таңнары). Тәтеш шәһәре соңгы вакытларда күзгә күренеп матурлана: капиталь ремонтланган “Каенкай” балалар бакчасы, Тәтештәге 1нче урта мәктәп һәм балаларга өстәмә белем бирү үзәге, көллиятнең төп бинасы; яңартылган борынгы сәүдәгәрләр йортлары, республикада бердәнбер ачылган Балыкчылык тарихы музее, төзекләндерелгән үзәк парк, асфальт түшәлгән һәм тигезләнгән юллар, яктыртылган урамнар һәм матур клумбалар, төзекләндерелгән ишегалды территорияләре, яңа урнаштырылган тротуарлар һәм бордюрлар, яңа утыртылган агачлар сөендерә. Әлеге барлык үзгәрешләр республика һәм җирле бюджет акчасына башкарыла. Шәһәрлеләр дә 2016 елда җирле референдумда үзара салым өчен тавыш биреп, шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешләрен кертте, 2134750 сум җыелды, республикабыз хөкүмәте программа шартларына нигезләнеп, 1гә 4 итеп субсидия, 8 миллион 539 мең сум, бүлеп бирде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев мәгълүматлары буенча, канун нигезендә, үзара салым программасы буенча чараларны башкаруга керешкәнче башта аукцион уздыру зарур (бу аерым бер вакытны алып тора), ә аннары муниципаль контракт төзергә кирәк. Шәһәрдә программаны тормышка ашыру берничә этапка (чиратка) бүленгән иде.
“2017 елның 18 сентябрендә Тәтеш шәһәренең Төньяк микрорайонындагы балалар мәйданчыгына (рәсемдә) контрактның башлангыч бәясе (иң югары) 663488 сумга җиһазлар сатып алу, кайтарту һәм урнаштыруга электрон төрдә аукцион булды. Югарыда әйтеп үтелгән аукционда өч катнашучы катнашты, киметелгән сумма 65882 сум тәшкил итә. Аукцион нәтиҗәләре буенча шәхси эшкуар “Р. А. Сираҗетдинова” белән 597606 сумга муниципаль контракт төзелде. Хәзерге вакытта контракт үтәлгән – микрорайон балалары ялларын һәм каникул көннәрен мәйданчыкта уйнап, таганнарда ял итеп уздырды.
Шәһәрдә урам баганаларын яктырту һәм лампаларны алыштыру үзара салым программасын тормышка ашыруның киләсе юнәлеше булды. 2017 елның 5 октябрендә урам яктырткычлары төзелешенә һәм яңартып төзекләндерүгә (беренче чиратта) контрактның башлангыч (иң югары) бәясе 5264659 сумга электрон төрдә аукцион булды. Әлеге аукционда өч катнашучы катнашты, киметелгән сумма 1140983 сум тәшкил итте, контракт “Энергия-БУА” ҖЧҖ белән 4123676 сумга төзелде. Контрактны үтәү вакытында шәһәрдә 29 яктырткыч белән урамнарга 25 яңа багана урнаштырылды, шәһәрнең барлык территорияләрендә диярлек 385 яктырткыч алыштырылды. Башкарылган барлык эшләр шәһәрлеләрнең күз алдында.
Шәһәрдә урамнарны яктырту буенча эшләрнең икенче чиратына без урам яктырткычларын төзү һәм яңартып төзекләндерүгә электрон төрдәге контрактның башлангыч (иң югары) 3656940,34 сум бәясе белән 2018 елның 20 июлендә булган аукционнан соң керешә алдык. Әлеге аукционда өч катнашучы катнашты, киметү суммасы 1356940,34 сум тәшкил итте. Аукцион нәтиҗәләре буенча контракт “НК-ИНЖИНИРИНГ” АҖ белән 2300000 сумга төзелде. Хәзерге вакытта эшләр төгәлләнү алдында тора: Свердлов урамына – Киров урамыннан алып Ульяновск ягыннан шәһәргә керү юлына кадәр 30 лампа белән 27 яңа яктырткыч баганалар урнаштырыла. Агымдагы елның 1 ноябренә кадәр әлеге электр яктырткыч линиясе кабызылачак.
Хәзерге вакытта шәһәрдә (өченче чират) үзара салым акчасы хисабына суммасы 3 миллион 600 мең сумга урам яктырткычлары төзелеше һәм яңартып төзекләндерүгә аукцион уздыруга әзерлек алып барыла. Әлеге аукцион нәтиҗәләре буенча Мәктәп урамына – Свердлов урамыннан алып Калинин урамына кадәр 28 яктырткыч белән 23 яңа терәк баганалары урнаштыру планлаштырыла, – дип хәбәр итә Андрей Владимирович. – Шәһәрдә яңа яктырткычлар белән яңа баганалар урнаштыру нәтиҗәсендә уңайлы һәм иң мөһиме – яктырак була башлады, моннан тыш, энергияне аз сарыф итә торган лампаларны файдалану урамнарны яктырту буенча электр энергиясе өчен түләүгә акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирде: 2017 ел белән чагыштырганда экономия 360 мең сумга якын тәшкил итте. Уздырылган өч аукцион ярдәмендә бүгенге көнгә акчаны янга калдыру барлыкка килде. Дүртенче аукцион да (шул хакта мин югарыда әйттем) акчаны өстәмә экономияләү мөмкинлеге тудырды, ул шәһәрне алга таба да төзекләндерүгә юнәлтеләчәк. Актив тормыш карашы булган тәтешлеләр үзара салым программасында катнашып, яраткан шәһәребезне төзекләндерү сыйфатын үстерүгә үз өлешләрен кертерләр дип өметләнәсе килә”.
Материалны гәҗит хәбәрчеләре әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев