Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге

Быел район гәҗите бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

(Тәтеш, 28 сентябрь, «Тәтеш таңнары»,Галина ТАҖЕТДИНОВА коллажы). Басма гәҗит укучыларга кирәк – һәм бу безнең өчен иң мөһиме. Бездә иҗади дус коллектив эшли, анда һәркем бер-берсен ярты сүздән аңлый, җаваплылык белән хезмәт куя, ярдәм итәргә тырыша, тормышта төрле хәлләр килеп туганда хезмәттәшләренә булыша.

Бүгенге хезмәт эшчәнлегендә “Авангард” хезмәткәрләре ветераннардан гәҗит эшен үзләштергән матур гадәтләрне күз уңында тота.

Нурания Гарипова “Авангард”ның татарча төре – “Тәтеш таңнары”нда утыз  елдан күбрәк мөхәррир вазифасын башкарды. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре гәҗиттә эшләргә дә, режиссер буларак халык теат­рында пьесалар куярга да өлгерде. Нурания Нурлыгаян кызы халыкның гореф-гадәтләрен саклау белән бәйле зур җәмәгать эшләрен дә алып барды. 

Тәрҗемәче Гөлфия Вәлиеваның редакциядә хезмәт стажы кырык елдан артык. Үз эшенең остасы озак еллар дәвамында татар телендә укучыларга барлык мәгълүматларны кирәкле сүзләр белән килештереп, җентекләп сайлап, әдәби телдә җиткерде. “Альмира Ибәтуллина минем остазым булды, ул рус һәм татар телләрен бик яхшы белә иде”, – ди Гөлфия Рәхим кызы. Альмира Самат кызы күп укыды, үз осталыгын һәрдаим камилләштерде, туплаган тәҗрибәсен яшьләргә дә тапшырып калдырды. 

Гәҗит кешеләр белән яши, һәм безгә укучы, аның фикере белән элемтәдә тору зарур. Хатлар бүлеге мөдире Анастасия Миронованың куллары аша шатлыгы да, борчу-сагышлары да сыйган йөзләгән хатлар үтте. “Күңелле хәбәрләрне гәҗит битләрендә бас­тырдык, башкалары буенча урынга бардык, ярдәм итәргә тырыштык һәм моңа ирешкәндә бик сөендек”, – дип уртак­лашты Анас­тасия Петровна.

Ул пенсиягә чыккач аның урынын элек корректор булып эшләгән Тать­я­­­на Кожухина кабул итеп алды. Ул да шу­лай ук бер генә хатны да игътибардан читтә калдырмыйча, корреспондент башкаларның әрнүен йөрәгенә якын алып, күп тапкырлар булышлык күрсәткән кеше. Татьяна Константиновна профсоюзның әйдәп баручысы да булды. 

“Авангард”ны кулга алгач, беренче булып аның бизәлешенә, язмаларның һәм фотосурәтләрнең җәлеп итәрлек матур куелышына күз саласың. Ольга Неплевская 21 яшендә гәҗиткә эшкә килеп, яраткан хезмәтенә 30 елдан күбрәк гомерен багышлады. “Эшкә зур теләк белән бара идем, һәр көнне нинди дә булса яңалык көткәнен, янә иҗат итәргә мөмкин булуын һәм, нәтиҗәдә, бөтен коллективның хезмәт җимешен күрәчәгемне белдем”, – ди Ольга Борисовна.

Узган гасырда, югыйсә бу күптән түгел генә кебек, кычкырып укучы вазифасы да бар иде. Луиза Рәхмәтуллина әле рус, ул да түгел татар корректорына кушылып, озак еллар текст артыннан төп нөсхәне игътибар белән тикшереп барды. Беренче кат укыганда гәҗиттә текстның бер өлеше төшеп калган чаклар очраштыргаласа да, Луиза Фәттах кызы үткен карашы һәм яхшы ишетү сәләте белән “югалтуларны” бик тиз тапты.

Компьютерда җыю операторы, үткәндәге машинистка, Ольга Безроднова механик һәм электр басма машинкалары белән дә эшләде, аннары – компьютерда. Аның армас-талмас куллары аша никадәрле басма юллар үтүен әйтүе читен, әмма Ольга Николаевнаның җаваплылыгы һәм үз эшен яратуын төгәл беләбез, ул әле сәркатип вазифасын да уңышлы башкарды.

Аның дубляж буенча хезмәттәше Тәнзилә Хәйруллина хәрефләрне җыйганда хәтта кулларына күз дә иярми, әйтерсең лә ул тәрҗемәче әйтеп барган текстны алдан ук белә иде. Тәнзилә Бәдретдин кызының җитезлеге материалларны гәҗиткә үз вакытында тапшыруга йогынты ясады. Корреспондент Рәшит Гафуров районның һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Рәшит Хәсән улы агрономлык буенча авыл хуҗалыгы тармагында теоретик һәм шулай ук гамәли белемгә ия булып, тәтеш­леләргә кыр һәм ферма эшчәннәре турында сөйләде, илнең азык-төлек иминлеген тотып торган кешеләрнең абруен арттырды.

Безнең предприятие өчен шулай ук мөһим булган матди җитешлек күпчелек баш бухгалтерның белемлегенә дә бәйле һәм Татьяна Тиханина редакциядә егерме елга якын эшләп, әлеге вазифаны башкарды. 

Людмила Путятинская район гәҗитенә ун елдан артык җитәкчелек итте. Гәҗит эшенең остасы, тәҗ­рибәле журналист һәм җитәкче бе­лән “Авангард” гәҗите “Бәллүр каләм” бәйгесендә республика журналистикасында танылуга ия булды.

Өлкәннәр көне алдыннан без вете­раннарыбызга хәзерге буынга тап­шырып калдырган бәяләп бетергесез тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга нык сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев