Сәнгать – мәдәниятнең зур өлеше
Зур Әтрәчнең “Җидегән чишмә” иҗат төркеме тамашачылар хозурына Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен тәкъдим итте.
Үзешчәннәр һәрвакыттагыча сөендерде һәм таң калдырды. Коллективның исеме генә дә ни тора! Чишмәләргә бай җирлектә яшәүчеләр сәнгатькә гашыйк кешеләр. Районнан килгән жюри әгъзаларын әтрәчлеләр кунакчыл каршыладылар. Биредә һәрбер буын үз урынын тапкан, чөнки яшьләргә аларның киңәше бик мөһим.
Үзешчәннәр дулкынлануларын җиңеп, сәхнәгә чыгарга әзерләнәләр. Зәңгәрсу пәрдә җиңелчә тибрәлеп, ике якка ачыла.
Көянтәгә бизәкле чиләкләр асып, матур көйгә салмак атлап ятимә кыз Мәйсәрә (Алсинә Фәйзуллина) чыга. Әтисе белән бертуган абыйсы Җиһаншаның (Илгизәр Сәйфуллин) кызны кыерсытуы йөрәкнең бер читен чеметтереп ала. Җитмәсә артистлар аны шулкадәр ихлас итеп уйныйлар, хәтта егылып киткән Мәйсәрәнең рольгә кереп уйнавы чын хәлдер сыман тоела. Дус кызлар Фатыйма (Диләрә Зарипова), Саҗидә (Әдилә Шәйхетдинова), Нәсимә (Миләүшә Минәева) Мәйсәрәнең күңел халәтен аңлап, аны җылы сүзләр белән юаталар. Авыл егетләре Нурый (Илһам Хәйбуллин) белән Әптеринең (Васыйл Юнысов) кызлар янына килеп шаярулары, илаһи моңлы тавышлары белән җырлаулары сәхнәдә барган күренешләргә җанлылык өсти. Ә инде Булатның (Рәсил Вәлиев) кыю холкы, төз гәүдәсе нәкъ тә менә чит җирдән сөйгәне янына кайткан шахтер егеткә хас һәм һәр хәрәкәте үзенә килешле. Артык нәфесле һәм дүрт хатыны Хәдичә (Рәмзия Хәйбуллина), Мәрфуга (Гөлсем Гаязова), Сабирә (Илсөяр Нигъмәтуллина), Фазыйлә (Мәрзыя Юнысова) өстенә яшь кызга күз төшергән ишан (Гөлинә Гаязова) тамашачыларда ачу катыш нәфрәт уятты. Әмма әлеге рольне башкаручының укучы кыз икәнлеген күпләр аңлап та өлгермәде дияргә була. Аның “дүрт хатыны” да, ул үзе дә, һәр күренешне шулкадәр оста итеп башкардылар ки, залдагылар рәхәтләнеп көлде.Ишанның ярдәмчесе Гәләви дә (Диләрә Зарипова), малай да (Йолдыз Салиева) театр сәнгатендә югалып кала торганнардан түгел. Карчыкларны уйнаган Гөлҗамал әби (Исламия Гыймранова), Байгура (Әминә Нәфигыйна), Василә Хәйруллина, Ләүһидә Заһидуллина, Миләүшә Минәева, Рауза Фәйзуллина, Заһирә (Илсөяр Нигъмәтуллина) аеруча да тәэсирләндерделәр.
Күңелле кичәдән соң халык биеде, зәлидә әйләнде, гармунга кушылып җырлады. Анда ничек күңел канатланмасын да, йөрәк җилкенмәсен ди!? Күтәренке рухта яшәгез, әтрәчлеләр!
Олы Тормы мәдәният йортында авылның “Тамаша” үзешчәннәре коллективы Рәдиф Сәгъдиевнең “Сынган беләзек” спектаклен күрсәтте.
“Зәлидә” ансамбле театрга килүчеләрне күңелле җырлар, шигырьләр белән сөендерде.
Театрдагы күренеш тыныч кына яшәгән Хафиз (Таһир Абдуллин) белән Маһирә (Фәния Җәләлетдинова) гаиләсенә дәһшәтле сугыш елларының ачы кайтавазы булып, илле елдан соң, хат булып килеп ирешә. Ул аларның үткәндә калган тирән яраларын, үпкә катыш рәнҗү хисләрен янәдән кузгата. Хафизның әтисе Мифтахетдин (яшь чагын Азат Җәләлетдинов башкарды) яу кырында исән-имин калып, яңа тормыш корып Швециядә яшәп калган була, ул күпме гомер узгач, якыннарын кунакка чакырып хат язып сала. Шуннан соң әтисен күрергә улы чит җиргә юлга кузгала. Хатыны да, кызы да аңардан матур киемнәр алып кайтуны өметләнеп калалар һәм дәү әтисен күрер өчен иң сөенгәне кызлары Фәрдия (Миләүшә Салихова), шулай ук Мифтахетдиннең җан дусты, күршеләре Зиннур карт (Юлдаш Салаватов) була. Олыгайган, чәчләре чаларган Мифтахетдин (Нияз Салихов) һәм аның хатыны Диләрә (Рушания Мусина) Хафизны бик җылы итеп каршылыйлар. Улы әтисенә ачуын белдереп, әнисе Фәгыйләнең (Әнисә Галиуллина) ничек итеп аны гомер буе сагынып яшәве, аңа тугры калуы, һәр көнне аны искә алуы, якты дөнья белән хушлашуы турында әйтә һәм яшь чакта Маһирәгә бүләк иткәндә сындырган беләзеген кире үзенә кайтара.
Туган җиренә аяк баскан олы яшьтәге Мифтахетдин тиңдәше Зиннур һәм якыннарын күрүгә сөенеп туя алмый. Ул сөйгәненә дип ясаган беләзеген Фәрдиягә бүләк итә һәм үз нигезендә Фәгыйләне искә алып, күңелле очрашу шатлыгын күтәрә алмыйча, ахирәт дөньясына күчә. Спектакль утлы еллар вакыйгасын яңадан хәтердә яңартты. Үзешчәннәр һәр рольне үзәккә үтеп керерлек итеп уйнадылар, сәхнәдә җырладылар да, көлделәр дә, еладылар да...
“Театрны көтеп алдык. Авылдашларның оста итеп уйнауларына сокланып, ләззәтләнеп утырдык”, – диде Саимә апа Шәйхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев