Сораулар булса – мөрәҗәгать итегез!
Почта һәм район гәҗите редакциясе коллективларының максаты уртак – кешеләрне мәгълүмат белән үз вакытында тәэмин итү.
(Тәтеш, 11 июль, «Тәтеш таңнары»). Без бергәләп эшлибез, әмма һәрбер оешманың үз җаваплылыгы бар. Корреспонденцияләрне илтеп җиткерү – бу почта бүлекчәләренең эше.
Июль башларында берничә шәһәрле нәкъ тә менә безгә үзләренең почта әрҗәләрендә гәҗитләр булмавы хакындагы моң-зарларын белдереп мөрәҗәгать итте. Почта элемтәсе хезмәткәрләре белән әлеге проблеманы тиз хәл итәргә мөмкин булды.
Әгәр корреспонденцияләр китерү буенча сораулар килеп туса, 2-53-84 номерына шалтыратыгыз яки tetuch_awangard@rambler.ru адресына языгыз, һәрбер тәнкыйть-тәкъдимнәр буенча аерым эшләячәкбез.
Сезнең барлык сорауларыгыз игътибарга алыначак. Элемтәгә керү өчен үзегезнең мәгълүматларны калдырырга онытмагыз.
Һәм тагын шунысы да бар: икенче ярты еллыкка подписка кампаниясе тәмамланды, ләкин район гәҗитен рәсмиләштерергә өлгермәүчеләр якындагы почта бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар һәм киләсе ай башыннан янә “Тәтеш таңнары” белән бергә район вакыйгаларын белә алачаклар.
Шулай ук редакциядә альтернатив подписка рәсмиләштерергә мөмкин.
“Тәтеш таңнары” – сезнең гәҗит
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев