Стационарда шартлар яхшырды
Медицина стационарларын ремонтлау республика программасы ярдәмендә яңадан үзгәртеп корулар барлыкка килә.
(Тәтеш, 16 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш үзәк район хастаханәсе стационарының дәвалау корпусында ремонт эшләре күп башкарылган.
Медицина стационарларын ремонтлау республика программасы ярдәмендә яңадан үзгәртеп корулар барлыкка килә.
Район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин әйтүенчә, медицина учреждениесе биналарының тышкы күренеше генә яңарып калмыйча, шулай ук аны яңа җиһазлар белән тулыландыру да бара.
– Стационар бинасын икенче каттан алып дүртенче катка кадәр капиталь ремонтлау төгәлләнде. Безгә район башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиуллов еш килеп йөрде, эш барышы белән кызыксынды, мөһим киңәшләрен бирде. Рамил Гафуров җитәкчелегендәге подрядчы оешма үзен яхшы яктан күрсәткән иде инде, һәм бу юлы да барысын да әйбәт башкарып чыкты. Быел беренче катта да эшләр башкару планлаштырыла.
Безнең матди-техник база ультратавыш тикшеренүенең яңа аппараты, фиброгастродуоденоскопия аппараты белән тулыланды. Хәзерге заман диагностикасында яңа сүз – күчмә рентгеномплекс – шулай ук хәзерге вакытта безнең табиблар кулланышында, бу экстремаль шартларда тикшерү уздырырга, медицина ярдәме күрсәтүнең тизлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Барлык эшләр дә санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә башкарылды, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит оештырылды, – дип хәбәр итте баш табиб.
Баш табибның административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Марсель Нигъмәтуллин әйтүенчә, электр җайланмалары, су үткәргеч һәм су агу челтәре, җылыткычлар капиталь ремонтланган, җилләткеч системалары алыштырылган, янгын сигнализациясенең автомат системасы урнаштырылган. Моннан тыш, диварлар, түшәмнәр, идән өслекләре яңартылган. Тиздән пассажирлар өчен икенче лифт эшләтеп җибәреләчәк.
Баш шәфкать туташы Аэлита Шәмсетдинова белән без стационар бинасы буйлап уздык һәм коридорларның, палаталарның, персонал өчен бүлмәләрнең ничек үзгәрүен үз күзләребез белән күрдек. Шунда ук күңелгә ятышлы матур төсләр бизәлешенә, заманча диодлы лампаларның яктылык сирпүенә, плитка түшәлгән идән өслегенә, палаталардагы аяк шумый торган линолеумга игътибар иттек.
Авырулар белән сөйләшкәндә, алардан дәвалау вакытында стационарда булу шартлары күпкә уңайлырак булуы турында ишеттек.
– Бирегә һич кенә эләгәсе килмәсә дә, шулай да әйтәм, матурланган, барысы да уңайлы, җиһазлар яңа, һәр палатада – санузел, – дип уртаклашты Ямбакты авылыннан Галина Ильина, һәм елмаеп өстәп куйды: – Медперсоналның барысы да элеккечә игътибарлы, ярдәмчел, кайгыртучан булып калуы әйбәт.
Медицина хезмәткәрләре шулай ук яңартылган биналарның уңайлылыгын һәм җайлылыгын билгеләп үтәләр, һәр катта алар өчен ял итү урыны булдырылган.
– Ремонт эшләре вакытында безнең хезмәткәрләр тиз арада җайлаша алды. Пациентлар өчен уңайсызлыкларны мөмкин кадәр киметү өчен барысын да бердәм рәвештә эшләделәр, – дип билгеләп үтте баш табиб. – Без уртак бер эш башкарабыз һәм кешеләр кирәкле медицина ярдәмен иң югары дәрәҗәдә алсын өчен бөтен шартларны тудырырга тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев