Стенд территориясендә эшләр бара
Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Россия команда чемпионаты, стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары узар алдыннан Тәтешнең стендка ату мәктәбе территориясендә ремонт һәм төзелеш эшләре бара.
(Тәтеш, 4 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова). Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында стендка ату буенча Россия команда чемпионаты, стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары узар алдыннан Тәтешнең стендка ату мәктәбе территориясендә ремонт һәм төзелеш эшләре бара.
– Стендка ату – олимпия спорт төре, аның кагыйдәләре даими үзгәреп тора, җайланмаларны һәм базаны яңа стандартларга туры китерергә, алар нигезендә тиешенчә урнаштырырга кирәк. Мәктәбебезгә нигез салган Солтан Яруллин җитәкчелек иткәндә төзелгән будканы хәзерге вакытта сүтү башланды. Дүрт мәйданчыкка капиталь ремонт ясау каралган: шуның икесен – сүтү һәм яңадан төзү көтә, икесенә косметик ремонт ясалачак. Спортчылар карамагында стендка ату өчен билгеләнгән стандартларга туры килә торган алты мәйданчык булачак.
2014 елда административ бинага капиталь ремонт ясалды. Ярдәмчел биналар ремонтланачак, электр коммуникацияләрен алыштырачакбыз.
Хәзерге вакытта, нигездә, сүтү эшләре белән шөгыльләнәбез, техника бар, эшчеләр җитәрлек, зарурилык булганда материал китерелә. Объектлар төзелешеннән һәм ремонтланганнан соң, янәшәдәге территорияне төзекләндерәчәкбез, киләчәктә брусчатка, юллар салыначак, – дип уртаклашты Тәтешнең стендка ату мәктәбе директоры Андрей Кушагин.
фотоны Тәтешнең стендка ату мәктәбе тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев