Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Су басу һәм түбәләрдән кар төшү ихтималы бар

Аномаль карлы кыш су басуга китерергә мөмкин, ә температураның үзгәрүе бина түбәләрендә боз катуга китерә.

Су басу ихтималының нәтиҗәләрен булдырмый калу гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча район комиссиясе утырышының төп темаларының берсе булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов рәислегендә узган утырышта су басуга каршы чараларны гамәлгә ашыру барышы каралды.

– Безнең районда март ахырында уңай температура көтелә. Узган елның көзендә   “Тәтеш” МПП” МУП көчләре белән шәһәрнең суүткәргеч торбалары һәм дренаж канаулары чистартылды, канализация системасы төзек хәлдә. Гыйнвар – февраль айларында шәһәрдән 60 мең кубометрдан артык кар махсус бүлеп бирелгән җирлеккә чыгарылды, анда аның эрүе халыкка куркыныч тудырмый. Кар эри башлагач, юл чатында урнашкан су кабул итү люклары чистартылачак. Хәзерге вакытта язгы ташуның нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле барлык техника да бар: “Тәтеш” МПП” МУПта – 9 берәмлек, “Тәтеш Жилсервис”та – 3 берәмлек. Кирәк була калса, шәхси эшмәкәрләр 6 берәмлек техника бирергә әзер, – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноров. – Шәһәр территориясендә өч гидротехник корылма бар. Бу шәһәр, Людоговка һәм Садовод территориясендәге буалар. Беренче икесе үз-үзен көйләүче су агызу системасына ия, бу якын-тирә территорияләрдә су басуны  булдырмаска ярдәм итә. Садоводтагы буаның су дәрәҗәсе механик ысул белән көйләнә. Кар эри башлауга, көн саен су дәрәҗәсен контрольдә тоту гамәлгә ашырылачак.

Алексей Александрович сүзләренчә, Любимовка авылы янындагы күпер куркыныч тудыра, чөнки анда су үткәрү торбасының диаметры кечкенә, бу чүп-чар туплануга китерә. Бу хәл көненә ике тапкыр контрольдә тотыла.

Комиссия рәисе Альберт Гасимов Тәтештә Водников урамын аерым контрольдә тоту кирәклегенә басым ясады. Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, ул шулай ук җаваплы хезмәтләргә районның барлык сулыкларында бозга чыгу тыела дип кисәтүче аншлаглар булуын тикшерергә кушты.

– Барлык авыл җирлекләре башлыклары җирлекләрдәге су объектларын күзәтеп торучы җаваплы затларны билгеләргә тиеш. Бу безгә хәлләрне белеп тору өчен  кирәк, – дип билгеләп үтте Альберт Әсхәт улы.

“Главтатдортранс” эшләренең сыйфатын контрольдә тоту һәм кабул итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Дмитрий Толпекин февраль аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы су басу чорында Татарстан халкын яклау чаралары турында карары чыгуы турында хәбәр итте.

– Безнең юл хезмәтләре башкарырга тиешле төп эшчәнлек – су үткәрү торбаларын чистарту чараларын оештыру. Аларны, шулай ук “Главтатдортранс” карамагындагы территорияләрдәге каналлар һәм агынтыларны “Татавтодор” хезмәткәрләре чистарта. Шулай ук күперләрне тикшерү дә башкарыла. Кар нык итеп эри башлагач, без юл аша су агу урыннарын билгелиячәкбез. Авыл җирлекләре башлыкларыннан әлеге фактлар турында безгә хәбәр итүләрен үтенәм, – диде Дмитрий Владимирович.

“Тәтеш Жилсервис” җитәкчесе Олег Бильгильдеев үз докладында кышкы чорда күпфатирлы йортлар территориясеннән 200 КамАЗ кар чыгарылуы, түбәләрне кар һәм боздан чистарту эшләре даими алып барылуы, көн саен ике берәмлек техника белән йорт яны территорияләреннән механикалаштырылган җыештыру һәм кар чыгарылуы, җыештыручылар көче белән ишегалларын кардан арындырылуы һәм бозлавык булганда җәяүлеләр юлларына ком-тоз катнашмасы сибелүе турында хәбәр итте. Эрегән сулар үтү урыннарын кардан һәм боздан чистарту үткәрелә, подваллардан су суырту өчен мотопомпа сатып алынган.

– Кар эрегән чорда күпфатирлы йортларның подвалларын су басу куркынычы бар, – дип билгеләп үтте Олег Абрекович.

Утырыш кысаларында түбәләрне боздан һәм кардан вакытында чистарту мәсьәләсе каралды. Көннәр җылыта башлау белән, түбәдәге боз сөңгеләре, кар катламнары аста туктап торган машиналарга, агачларга зыян салырга һәм хәтта кеше гомере өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин.

Түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез:
• тротуарның тышкы ягыннан гына йөрегез;
• боз сөңгеләре барлыкка килгән кәрнизләр һәм балконнар астында тормагыз;
• бинаның бозлы кәрнизе астыннан үтәргә кирәк булганда, бу учас­токны мөмкин кадәр тизрәк үтәргә тырышыгыз;
• өстән тавыш яки кисәтүле кычкыру ишетсәгез, йорт яныннан китәргә яки стенага сылашырга, башны сумка яки куллар белән томаларга тырышыгыз;
• урамда наушниклар киеп йөрмәгез, түбәдән кар төшкән тавышны ишетмәскә мөмкинсез;
• кисәтүче тасма белән уратылган урыннарны читләтеп узыгыз, чикләнгән җиргә керергә тырышмагыз;
• кәрнизләрдә һәм түбәләрдә боз сөңгеләре күрсәгез, алар булмаган икенче якка күчегез.

Ата-аналар иътибарына! Сабыйларыгызны чанада яки балалар коляскаларында утыртып йөргәндә, аларны түбәләрдән боз кисәкләре, кар, эре боз сөңгеләре төшү мөмкин булган урыннарда күзәтүсез калдырмагыз! Балаларга кар эрү чорында йортларының кәрнизләре астында уйнауның куркыныч икәнен аңлатыгыз!
Йорт хуҗалары игътибарына! Түбәләрне вакытында кардан чистартмау – түбәләрнең вакытыннан алда тузуына, ә түбәдән кинәт төшкән кар һәм боз милеккә яки үтеп баручыларга зыян китерергә мөмкин!

Язгы ташу зур зыян китермәсен һәм йортта җитди су басу булмасын өчен, әйләнә-тирәдәге территорияне кар һәм боздан чистартырга, кар суларын агызу урыннары ясарга кирәк.

Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә 8(84373) 2-50-01 номеры буенча шалтыратыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев