Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тарихны саклаучы

Якшәмбе көнне Россия архивчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

(Тәтеш, 10 март, "Тәтеш таңнары", Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы)). “Безнең архив хакындагы беренче телгә алынулар сакланганмы соң?” – дигән сорауны бирәбез район башкарма комитеты архив бүлеге начальнигы Фәһимә Хәлиловага. 

“Тәтеш шәһәр Советы Президиумының 1927 елның 1 июлендәге беркетмәдә беренче мәгълүматлар очраштыргалый, анда кантонның (Тәтеш районы Буа кантонына кергән) архивны саклау урынын ремонтлау, аны стеллажлар белән җиһазлау теркәлгән”, – дип сөйли Фәһимә Сафиулла кызы.
Районның бәяләп бетергесез документлар мирасы берничә буын архивчыларның фидакарь эшчәнлеге ярдәмендә сак­ланылган. Район архивына 1960 елдан 1974 елга кадәр Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Зотова җитәкчелек иткән. Ул шул елларның документларын тырышып җыйган һәм аларны, ул чакта бирелгән бинага – элекке тоз складына урнаш­тырган. Ул хезмәт производствосын һәм оешмалар архивының торышын тикшерүгә күп вакытын бүлеп биргән. 

Аннары архив белән өч ел Лилия Костюнина җитәкчелек иткән. Тоз склады ягылмаганлыктан һәм документлар саклау өчен яраклаштырылмаганлыктан булган. Лилия Петровна эшчеләр яллаган, алар агач киштәләр ясаганнар, барлык документларны шунда тезеп куйганнар. Аның көче ярдәмендә район архивын саклап калу насыйп булган. 

Шуннан соң 1977 елдан Любовь Моисеева эшләгән. Аның вакытында архивка 1981 елда Свердлов урамыннан башка бина биргәннәр. 
Лидия Мочалова 1983 елдан алып 1996 елга кадәр архив эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Ремонт ясалган, агач киштәләр тимергә алыштырылган, фондлар тулысынча карточкалаштырылган, оешмалар ведомство архивы эше җайга салынган. Тәтеш районы архивы Татарстанда иң яхшы архивларның берсе дип танылган. 

Бүгенге көндә район башкарма комитеты архив бүлеге начальнигы булып Фәһимә Хәлилова эшли, ул үз вазифаларын намуслы башкара. Фәһимә Сафиулла кызының эшчәнлеге район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр мактауга лаек булган, ул намуслы хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче Баш архив идарәсе, Федераль архив агентлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, “Казанның 1000 еллык истәлегенә” медале белән бүләкләнгән. Тәтешнең архив бүлеге 2017 елда 3 төр номинация буенча грант ярдәме алу бәйгесе йомгаклары  буенча җиңүче булды. Аның нәтиҗәсендә архив бер миллион сумга яңа җиһазларга тулыланды. 

 

Архив бүлегендә бүгенге көндә районның 1927 елдан алып сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни үсешен чагылдырган 32960 документ саклана, алар 205 фондка бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев