Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасында хезмәткә түләүнең минималь күләме үзгәрү турында

“Хезмәткә түләүнең минималь күләме турындагы” Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун (№25.12.2018 ел, № 481-ФЗ) нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме бер айга 11 мең 280 сум тәшкил итә

(Тәтеш, 20 гыйнвар, «Тәтеш таннары»).   “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турындагы” Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун (№25.12.2018 ел, № 481-ФЗ) нигезендә, 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме бер айга 11 мең 280 сум тәшкил итә.

Әлеге вакыт эчендә хезмәт нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормасын (хезмәт бурычларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән гамәлдәге РФ Хезмәт кодексының 129нчы, 133нче маддәләрдәге айлык хезмәткә түләү (өстәп түләү, өстәмәләр, премияләр һәм башкалар) канунда кабул ителгән хезмәт хакының минималь күләменнән ким булырга тиеш түгел. Әгәр хезмәткәрләрнең айлык хезмәткә түләү дәрәҗәсе эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләгән шартлардагы хезмәткә түләүнең минималь күләменә тиешле суммага (айга 11280 сум)  җитмәсә, ул чакта эш бирүчеләр аны күрсәтелгән күләмгә кадәр җиткерүне тәэмин итәргә тиешләр. Эшчәннәргә эш хакын хезмәткә түләүнең минималь күләменә кадәр җиткерү дәрәҗәсе законда билгеләнгән күләмнән  ким булмыйча, аерым бер һәм зарарлы шартларда, төнге вакытларда эшләгән өчен түләүләр исәбеннән тыш, тормышка ашырыла.

Хезмәт хакының минималь күләмен түләү буенча тиешле дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә законны бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозу турындагы РФ Кодексының 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар. 

Эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләгән шартларда, әгәр бер ай өчен хезмәт хакы билгеләнгән хезмәт түләвенең минималь күләменнән ким булган очракта, хезмәткәрләрнең Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклары бар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев