Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан синоптиклары суыклар һәм юеш карлы яңгырлар турында кисәтә

Төнлә температура ноль градус булуы ихтимал.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясенә суыклар юеш карлы яңгырлар алып киләчәк.

15 октябрьдә, төбәктә чагыштырмача җылы һава торышы саклана. 16 октябрьдә явым-төшем булырга мөмкин. Тик көндезге антициклон килү белән яңгырлар тукталачак, көндез һава температурасы 4 тән 9 градуска кадәр җылы булачак.

Киләсе ике көндә, 17 һәм 18 октябрьдә, яңгыр явачак. 17 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0 градуска кадәр төшәчәк, көндез +4...+10 градуска кадәр җылыначак.

Шимбә көнне, 19 октябрьдә, Татарстанда һава торышы салкын, әмма явым-төшемсез булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195320/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев