Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан язгы чәчү кампаниясенә 90 процент әзер

Республика аграрийлары язгы чәчүгә апрель ахырында керешәчәк.

(Казан, 27 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан аграрийлары язгы чәчү кампаниясенә 90 процент әзер. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.
"Быел язгы чәчүгә әзерлек эшләре мораль яктан катлаулырак. Чөнки узган ел уңыш мул булды - 5 млн тоннадан артык икмәк, 3 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алдык. Кайдадыр - ел ярым, кайдадыр ике елга җитәрлек азык күләме бар. Шул ук вакытта хуҗалыкларның финанс хәлләре дә мактанырлык түгел. Бу ашлыкның сатып алу бәясе белән беррәттән, терлекчелек продукциясенең хакы төшүгә дә бәйле", - диде Илдус Габдрахманов.
Шулай булуга карамастан, бүген республика аграрийлары тулы куәтенә язгы чәчү кампаниясенә әзерләнә, дип билгеләп үтте урынбасар.
"Нинди генә ел килсә дә, республика апрель ахырында басу эшләренә чыга. Министрлык белгечләре биргән хисаплар буенча, бүген хуҗалыкар язгы кыр эшләренә 90 процент әзер. Быел да өченче декадада язгы кыр эшләренә керешербез дип уйлыйбыз", - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.
Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак, быел май һәм июнь айларының гадәттәгедән корырак килү куркынычы турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев