Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда 2020 ел башыннан 27 һәлакәт теркәлгән, 15 кеше үлгән, шул исәптән июнь башында 1 бала

Җәйге каникул – ул күпчелек гаиләләрдә балаларның озак вакытларын күзәтүсез уздыра торган чаклары.

(Тәтеш, 29 июнь, "Тәтеш таңнары"). МЧС хезмәткәрләре, балаларның иминлеге өлкәннәргә бәйле булуын искә төшергәнчегә кадәр, борчулы статистиканы китерә. 

Татарстанда 2020 ел башыннан 27 һәлакәт теркәлгән, 15 кеше үлгән, шул исәптән июнь башында 1 бала – ­Нурлат районындагы 14 яшьлек үсмер су коену өчен җи­­һазландырылмаган ­урын­­да суга баткан. 

Янгын­нар нәтиҗәсендә быел, 23 июнь торышына, 6 яшькә кадәрге 2 сабый үлгән, 8е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ­алган.

Балигълык яшенә җитмәгән балалар үлеменә китергән янгыннарның барысы да шәхси торак йортларда чыккан. Коткаручылар хәбәр иткәнчә, сабыйларның ут белән шаярулары алар үлеменең төп сәбәпчесе булып кала.

Безнең районда, бәхеткә, балалар катнашындагы бә­хетсезлек очраклары юк, узган елны да имин генә үткәреп чыктык. 

Әмма ата-аналарга, өлкән­нәрнең барысына да ишегалларында, ­юлларда, сулыклар янында, уен мәй­данчыкларында, урманда һәм хәтта бакчада балаларыбызны югары куркынычлылык сагалап торуын истә тотарга кирәк.

Балаларга шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү күнекмәләрен өйрәтегез, мөһим кагыйдәләрне, аларны үтәү гомерне саклап калырга ярдәм итүен аңлатып, аерым әңгәмәләр уздырыгыз. 

Беренче чиратта балаларны күңелсез факторлардан саклагыз. Һәрбер ата-ана баласының кайда икәнлеген һәм нәрсә белән шөгыльләнүен белергә тиеш. Исегездән чыгармагыз, төнге вакытта (җәйге вакытта 23тән 6 сәгатькә кадәр) 16 яшькә кадәрге балаларга олылар озатып йөрүеннән башка урамга чыгу закон нигезендә тыела.

Фамилия, исем, йорт адресын, янгын сүндерү каравылын чакыру номерын (шәһәрнекеннән – 01, кәрәзледән – 101, бердәм коткару хезмәте – 112) һәм әлеге номерларга нинди очракларда шалтыратырга кирәклеген, шулай ук үзегезнең кәрәзле телефон номерын балалар белән ­ятлап истә калдырыгыз.

Балаларны һич кенә дә өйдә берүзләрен күзәтүсез калдырмагыз. Аларга, әгәр янгын чыкса, ә өлкәннәр өйдә булмаса, нишләргә икәнлеген аңлатыгыз. 

Җиһазландырылмаган кызыну һәм ял итү урыннары территорияләрендә коенырга, сулыкларга өлкәннәрдән башка барырга ярамаганлыгын исегездә тотыгыз.

Урамда ­куркынычсызлык кагыйдәләре үтәүне бала­гызның һәрдаим исенә төшереп торыгыз. Таныш түгел кешеләр, яшүсмерләр төркеме белән аралашкан вакытта саклык чаралары турында сөйләгез. Нинди дә булса сылтаулар белән чит-ят машинага утырмаска һәм таныш түгел кешеләрнең күрсәтмәләренә буйсынмаска кирәк. Куркынычлылык очрак­ларында, ярдәмгә чакырырга оялмау зарур. Юллардагы куркынычлылык хәрәкәттә катнашучы һәркемгә бәйле булуын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү генә түгел, шулай ук юлларда тәртипле һәм игътибарлы да булырга кирәклеген аңлатыгыз. Тәтештә һәм район авылларында велосипедта йөрүчеләр күп, аларга велосипедта хәрәкәт итү, велосипедчылар бирергә тиешле сигналлар турындагы таләпләрне, сак­лану экипировкасы һәм яктылык кайтаргыч әйберләр тагылган ачык төстәге жилетлар хакында кайгырту кирәклеген исләренә төшерү мөһим. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белгән 14 яшькә җиткән балаларга юл йөрү өлешенә чыгу рөхсәт ителә. 

Балагыз кайда һәм кем белән икәнлеген һәрдаим белеп торыгыз, балалар барган урынны тикшереп торыгыз. Балаларыгызның ялы һич кенә дә күңелсезлеккә әйләнмәсен өчен барысын да эшләгез.

Сезнең “Тәтеш таңнары” 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев