Татарстанда 25 градус җылы булачак
Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 6 майда, Татарстан территориясендә җылы һәм чагыштырмача дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +20дән +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Төбәкнең көньягында барыннан да җылырак булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/05/185750/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев