Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда алмашынучан һава торышы сакланачак

Синоптиклар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта һава температурасы нормадан 3-5 градуска кадәр төште.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Якындагы ике көндә Татарстан территориясендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта һава температурасы нормадан 3-5 градуска кадәр төште.

18 июнь көнне, көндезге сәгатьләрдә 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта республикада кабат кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Чәршәмбе, 19 июнь, көндез һәм кич белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар һәм 15-20 м/с кадәр җил көчәюе, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10 градустан түбән төшмәячәк, ә тәүлекнең якты вакытында ул 23дән 28 градуска кадәр җылылык тәшкил итәчәк.

20 июньдә урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары + 12 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 24-29 градуска кадәр җылытачак.

Җомга һәм шимбә көннәрендә, алдан фаразлаулар буенча, 21 һәм 22 июнь көннәрендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, әмма температура югары булачак – көндез +25тән +30 градуска кадәр.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/17/188253/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X