Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда игеннәр 29 процентка якын мәйданда суктырылган

Республиканың Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар иң зур мәйданда җыеп алынган.

(Тәтеш, 7 август, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова фотосы).Татарстанда 426,6 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган, бу планның 28,7 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар иң зур мәйданда җыеп алынган.

Республикада 1 миллион 225,5 мең тонна ашлык суктырылган, шуның 879,3 мең тоннасы – көзге бодай, 218,2 мең тоннасы – арыш, 88,3 мең тоннасы – арпа. Игенчеләр 18,6 мең гектар мәйданнан 29,6 мең тонна борчак җыеп алган.

Уракта Зәй, Сарман, Актаныш һәм Нурлат районнары әйдәп бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев