Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 13 кеше салют һәм петардалар кулланганда зыян күргән

Табиблар зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәткән һәм амбулатория шартларында дәвалануны дәвам итү өчен өйләренә кайтарып җибәргән.

(Тәтеш, 9 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 13 кеше (аларның дүртесе – балалар һәм яшүсмерләр) салют һәм петардалар кулланганда зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Казанда 11 яшьлек кызның күз кабагы янган һәм күзнең мөгез катлавы зыян күргән, Яшел Үзәндә салюттан чыккан очкын 8 яшьлек кызның күзенә эләккән. 17 яшьлек егет пиротехника кулланганда битен яндырган, Зәйдә исә 14 яшьлек үсмернең кулында петарда шартлаган. 

Табиблар зыян күрүчеләргә тиешле ярдәм күрсәткән һәм амбулатория шартларында дәвалануны дәвам итү өчен өйләренә кайтарып җибәргән.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 13 зыян күрүченең сигезе тәнен яндырган, калганнары башка төрле җәрәхәтләр алган.

Пиротехника кулланганда саксыз эш иткән ике ир-ат хастаханәдә дәвалануын дәвам итә.

5 гыйнвар көнне Бөгелмәдә 40 яшьлек ир-атның кулында петарда шартлаган. Зыян күрүчене Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

6 гыйнварда Татарстанга кунакка килгән Марий Эл Республикасында яшәүче 38 яшьлек ир-атның пиротехника кулланганда саксыз эш итү нәтиҗәсендә сул күзе яраланган. Аны хастаханәнең хирургия бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X